• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • МБОУ «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района / Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1.
Телефон: +7(855)-577-46-25
E-Mail: Sbsh.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ
Руководитель: Миросанова Валентина Васильевна
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1.
У нас учат: 9 преподавателей. Язык обучения: русский.

Новости Большешурнякской СОШ

Профориентация эше.

Опубликовано: 01.12.2016

Бүген 1 декабрь көнне Алабуга шәһәре һәм районының чыгарылыш сыйныф укучылары район җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, республика аграр югары уку йорты,КГАВМ мөгаллимнәре белән очраштылар. Очрашу укучыларны авыл өчен кирәкле һөнәрләр белән таныштыру максатында оештырылды.

Укучыларны кызыксындыру чарасында студентларга уку чорында төрле дәрәҗәдәге стипендияләр бирелүе белән таныштырып киттеләр.

* уку шартнамәләре буенча максатчан укучы студентларга – айга кимендә 10000 сум;

* яхшы билгеләренә укучы студентларга - министрның исемле стипендияләре: югары уку йортларының 50студентына – (айга 2000 сум), махсус урта уку йортларының 50 студентына - (айга 1000 сум);

* җитештерү практикасы өчен түләү.

Укып чыкканнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урнашучыларга түбәндәгеләр каралган:

* югары белемлеләргә: эшкә керешкәндә беренче ярдәм – 100000 сум һәм бер ел буе төп хезмәт хакына ай саен өстәмә түләү – 5000 сум, урта һөнәри белем алып кайтучыларга: беренче ярдәм - 50000 сум һәм өстәмә -5000 сум.

* торак белән тәэмин итү (аренда торагы).

Эшләүче белгечләргә түбәндәгеләр каралган:

* АПКның иң яхшы белгечләренә: 200 грант - 100000 сумнан;

* авылда үз бизнесыңны ачу мөмкинлеге, фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары төзүгә субсидияләр ( 1,5млн. сумнан 5 млн. сумга кадәр);

* Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә квалификация күтәрү;

Авыл хуҗалыгында профильле белгечләр белән тәэмин ителеш түбәндәгечә: агрономнар – 86 %,зоотехниклар – 84%, вет. табиблары – 88%, инженерлар – 89%, икътисадчылар – 91% (24,7 мең кеше);

Эшче һөнәрләре белән тәэмин ителеш: терлекчеләр - 90 %, механизаторлар - 86% ( 13,1 мең кеше).

Бүгенге көндә Олы Шүрнәк мәктәбентәмамлап, Республиканың Аграр югары уку йортында 3 укучы Абакаев В., Галиев Фәнил, Гатин А.; КГАВМ да шулай ук 3 укучы Галеев Р.,

Бухаров И, Абдуллов И. белем алалар.

Галеева Л.Х., педагог-организатор.



К списку новостей