Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
"Коррупция" темасына сочинение.
Опубликовано: 05.12.2016Инша.
Без – 21 нче гасыр балалары, тыныч, мул һәм бай тормышта яшибез.
Белем алган уку йортларыбыз югары технологияле җиһазлы, өстебез бөтен,
өстәлләребез сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Әйе, без Татарстан
дәүләтенең иң бәхетле гражданнары.
Дөньяда бар нәрсә дә яхшы, кешеләр дә гел дөреслек буенча гына
гадел яшиләрдер кебек тоела иде. Тик…
Үсә-үсә, укый-укый, күрә-күрә моның нәкъ без уйлаганча гына
булмавын, тормышта без белмәгән күп кенә тискәре күренешләр дә очравын
күрәбез. Мәсәлән, бик еш телевидениедән, интернет челтәрләре аша
аралашып, дөньяда коррупция, ягъни татарча әйткәндә, ришвәтчелек кебек
начар күренешләр турында күп карыйбыз, ишетәбез.
Нәрсәдән килеп чыга икән соң бу күренеш?
Бу гап-гади күренеш бүгенге көн баласын гына түгел, инде элек
заманнардан ук, хәтта Г.Тукайны – татар халкының бөек шагыйрен,
Г.Камалны – татар драматургиясенә беренче юл салучыны да һәм башка
бүгенге көн язучыларын да борчый һәм борчыган икән.
Гаҗәп хәл. Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик
поэмасына гына күз салсаң да, шул ук проблема- ришвәтчелек ярылып ята.
Әсәрнең төп герое Кисекбаш – заманында Дәүләт думасында зур чиновник
булган. Кисек баш формасына килүенең төп сәбәбе итеп, ришвәт алуны «90
сумның 1 көмешен чәлмешем…» әсәрдә үз авызлары белән искә алып сөйли.
Геройның кешелеклелек сыйфатын югалтуга китергән зур гөнаһларын
« вагон-вагон…» санап та торасы юк. Кайда ришвәт – шунда
эчкечелек, наркомания, фәхишәлек тә рәттән сагалап йөри. Ә герой боларның
барысын да үз башыннан кичергән. Тукай тикмәгә аның шундый ямьсез
хәлгә төшүен күрсәтмәс иде, бу шул заман ришвәт алучы кешеләргә, аларның
токымнарына гыйбрәт булсын өчен язылган әсәрдер дип уйлыйм мин.
Укый киткәч, классикларыбызның әсәрләрендә мондый күренешкә
бик күп мисаллар китерергә була. Мәсәлән, Г.Камалның «Банкрот»
комедиясендәге комсызлык корбаны итеп бирелгән Сираҗетдин Туктагаевны
алыйк. Ялган юл белән баер өчен, нинди генә уйлар белән яна һәм яши ул. Ә
инде үзен юләр итеп күрсәтер өчен, табибка зур күләмдә акча – ришвәт бирүе
– бүгенге көн медицина вәкилләренең дә шундый начар юл белән көн
күрүләре моңа ачык дәлил. «Кешенең яман шеше – табипның майлы
калҗасы» дигән әйтем юктан гына килеп чыкмагандыр, мөгаен.
Ришвәт – ул тәртип бозуларга да, җинаятьләргә дә юл ача. Бу бик
куркыныч чир дип әйтер идем моны. Аңардан бер килеп керсәң чыгу юлы
юктыр. Чыгасың бик килсә дә, азагы үлемдер. Ренат Мөхәммәдиевнең
«Кенәри-читлек кошы» әсәре менә шуңа бик ачык язылган мисал. Ренат агагеройларын ерткыч-арысланнар өеренә охшата. Ерткычлар төркемендәге
кебек, биредә дә башлык һәм аңа һичсүзсез буйсынучылар бар. Аларның
арасында, кем әйтмешли, кыл да сыярлык түгел. Хезмәт урыннарында да кул
кулны, ике кул битне юа. Я, әйтегез, болар кемнәр? Җәмгыятебезне имеп
ятучылар. Мондыйлар үз теләкләре белән шушы рәхәт тормышларыннан
аерылырлармы? Әлбәттә юк. Ләкин һәрбер нәрсәнең азагы була. Күрсәтелгән
бозыклыклар җәза алу белән бетә. Моның өчен илебез бик нык көрәш алып
бара. Без, яшьләр , моны күреп, танып, белеп үсәбез. Алга таба бу ямьсез
күренешләрне җәелдермәс өчен, бергәләп көрәшергә тиеш. Бергә булганда,
бердәм булганда гына, битарафлык күрсәтмәсәк кенә, ришвәтчелеккә юл
ябарга мөмкин.
Ә инде хак динебез, Хак Тәгалә кушканча сабырлык илә кылган
эшләребез-гамәлләребезгә канәгатьлек тоеп, ятимнәр, гарип-горәбәләр
хакына кермичә, яшәсәк, меңнәрчә савап алырсың, диелгән хак
хәдисләребездә.
Безнең туган илебез – Татарстан. Ул ирек сөюче, тәртипле, тәрбияле,
иманлы һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Г.Тукай сүзләре белән
иншамны төгәллисем килә:
Ачыйк иттифакъка юл:
Ушбудыр иң тугъры юл.
Әйе, киләчәгебез бары тик үзебезнең кулларда.
Галеев Риназ, 9 нчы сыйныф укучысы.
К списку новостей









