Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
14 гыйнвар - Каюм Насыйриның туган көне.
Опубликовано: 14.01.2017Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый... Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.
К.Насыйриның кыю фикерләре, әдәби, фәнни хезмәтләре үз чорында җитәрлек бәяләнмәгән. Әмма алар халыкның киләчәгенә нык ышанган патриот әдипне мәгърифәт эшеннән туктата алмаганнар. Ул әдәби, фәнни, педагогик хезмәтләрендә Россиягә, рус халкына мәхәббәтен, аның киләчәгенә зур өметләр баглавын күрсәтә.
Бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз – бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К.Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның Ватанга мәхәббәт, халыклар арасындагы дуслык турында әйтелгән гади сүзләре бүген, тагын да тирәнрәк мәгънә алып, яңача яңгырый.
Каюм Насыйри үз алдына куйган максатыннан артка тайпылмыйча, гел алга карап, биеклеккә, яктылыкка омтылган. Үзенең бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Замандашлары арасында беренчеләрдән булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыккан, иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда Каюм Насыйри, үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби – мәдәни мирас калдырган.
Шулай итеп, XIX гасыр мәгърифәтчесе, укытучысы, галим – энциклопедист Каюм Насыйриның фәннең төрле тармакларында күпьяклы гыйльми хезмәтләре, татар халкының кадерле, кыйммәтле хәзинәсе булып тарихка кереп калган.
Галеева Л.Х., татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
К списку новостей









