• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • МБОУ «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района / Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1.
Телефон: +7(855)-577-46-25
E-Mail: Sbsh.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ
Руководитель: Миросанова Валентина Васильевна
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1.
У нас учат: 9 преподавателей. Язык обучения: русский.

Новости Большешурнякской СОШ

Нардуганчылар авыл китапханәсендә кунакта.

Опубликовано: 15.01.2017

Алып баручы. Бүген бездә нардуган бәйрәме. Татарларның борынгы бабалары Яңа елны ничек каршылаганнар? Төрле күңелле тамашалар уздырганнармы?

Барысы да булган: күңелле тамашалар да, бүләкләр дә... Чыршы гына булмаган. Бу бәйрәм Нардуган дип аталган.

Нардуган бәйрәме декабрь ахырыннан –гыйнвар башына кадәр дәвам иткән. Кешеләр төрле киемнәр, битлекләр кигәннәр. Алар бәйрәм белән котлаганнар, изге теләкләр теләгәннәр, яшьләр Нардуган уеннары уйнаганнар.

1нче бала. Нардуганыгыз нар булсын.

Эче тулы нур булсын.

Нардуган җырын кем җырласа,

Шул бик бәхетле булсын.

2нче бала Нардуганым нарына

Бакма кеше ярына.

Кеше яры яр булмас,

Үз ярыңа тиң булмас.

3нче бала Нардуганым нар булсын

Эче –тышы нур булсын.

Нардуган башы кемгә тияр,

Ул бик бәхетле булсын.

Нардуган бәйрәме-күрәзәлек, багу, тылсымлы йолалар, ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе. Мишәрләр, керәшен, Касыйм, Нократ татарлары борынгы ышанулар белән бәйле булган традиция-йолаларны саклап кала алганнар. Ул Урта Идел буендагы күрше халыклар: чувашлар, удмуртлар, мордвалар арасында да билгеле.

Әйдәгез әле Нардуган Бабайны чакырыйк.

Балалар. “Нардуган Бабай! Нардуган Бабай! ”

Нардуган Бабай. Исәнмесез, балалар!

Бик күп сулар үттем мин,

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин

Нардуган әйтеп үттем мин.

Нардуган мөбарәк булсын!

Безнең ул Нардуган 12 көн буладыр иде. Ул 12 көн эчендә искечә Яңа ел керәдер иде. Яңа ел кергәч, бер өйгә яшьләр-кызлар, егетләр җыелалар.

Нардуганда күрәзәлек итәләр, уеннар уйныйлар. Иң кызыгы- танымый торган итеп киенеп, өйдән-өйгә йөрү, бер-береңә матур теләкләр теләү иде.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Нардуган бабайга кыш турында шигырьләр сөйлибез.

Бари Рәхмәт.

Килеп җитте кыш та,

Ай-яй салкын тышта!

Өч ай торыр торса,-

Аның гомере кыска..

 

Җир йокысы.

Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Уйкуга калган.

Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә,

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш,

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш!

 

Кар яуган. З.Нури.

 

Тәрәзәгә күз салдым

Тордым да бүген иртән,

Күргәч аптырап калдым-

Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр?

әллә он сипкәннәрме,

әллә зур мичкәләрдән

Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган,

Белдем-белдем – кар яуган!

Әй шәп булган, шәп булган-

Без шуарбыз таулардан!

 

Буран. Г Толымбай.

 

Урамда- буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

 

Нардуган бабай. Бик күп шигырьләр беләсез икән. Табышмаклар беләсезме икән, әйтеп карыйм әле.

1. Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык. (Кар)

2. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

3. Кышын тауда шуабыз,

Җәен җыеп куябыз.

4. Урамда аю улый. (Буран)

 

5. Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчак? (Кыш)

6. Лампа түгел –яктырта,

Мич түгел- җылыта. (Кояш)

7. Котыра да үкерә,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

8. Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба-

Җитез булса аяклар,

Кулда булса таяклар. (Чаңгы)

 

Нардуган бабай. Күп беләсез, бик зирәк икәнсез!

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Нардуган бабайга җыр җырлыйбыз.

 

Җыр “Кыш җитә”

Алып баручы. Нардуган бабай сезне уенга чакыра.

Нардуган әйләнү” уены.

Балалар, кулга –кул тотынышып, түгәрәк әйләнеп җырлыйлар.

Алардан соң уртада торган бала җырлап берәр хәрәкәт ясый. Түгәрәктәгеләр җырлап бар да шул хәрәкәтне кабатлыйлар.

Балалар. Син уртада, безкырыйда,

Әйләнәбез нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам

 

Уртадагы бала. Нардуган, нардуган

Мин болай да булдырам.

Балалар. Нардуган, нардуган

Алай мин дә булдырам.

 

Материалны сайтка «Туган халкымның тарихы һәм мәдәнияте»  

түгәрәге җитәкчеләре Абакаева Л.К., Галеева Л.Х. әзерләделәр.

 

 



К списку новостей