• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • МБОУ «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района / Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1.
Телефон: +7(855)-577-46-25
E-Mail: Sbsh.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ
Руководитель: Миросанова Валентина Васильевна
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1.
У нас учат: 9 преподавателей. Язык обучения: русский.

Новости Большешурнякской СОШ

Яз көне боз өстенә чыгудан тыелырга кирәк.

Опубликовано: 04.03.2017

Яз көне боз өстенә чыгудан тыелырга кирәк.

Иртә язда, бигрәк тә март-апрель айларында коткаручыларга боз ватылып, су астына төшеп киткән кешеләрне коткарырга еш туры килә. Язгы кояш нурлары астында сулыклардагы, елга-күлләрдәге бозлар көпшәкләнә, ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый.

    Елга тамакларында, тиз агымлы, яисә чишмә бәреп торган урыннарда, суүсемнәр, агач-куаклар, камыш үскән җирләрдә боз ышанычлы түгел. Һава температурасы өч көн рәттән 0 градустан югарырак тора икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими дигән сүз Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен көпшәкләнә, йомшаклана. Караңгыда, күз күреме начар булганда боз өстеннән чыгу куркынычка әйләнә. Бер кеше өчен бозның калынлыгы 7 сантиметр булганда куркынычсыз, ә җәяүле¬ләр чыгу урыннарында ул – 15, автомобильләргә – 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Ныклы боз – үтә күренмәле, яшкелт яисә зәңгәрсу төстә булырга тиеш, ә нәзек боз – тонык була, өстендә кар булган боз да куркыныч. Ул агым булган, камышлар үскән җирләрдә нә¬зегрәк. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, таяк  белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Боз аша чыгу өчен тапталган сукмакны яисә чаңгы эзен сайларга кирәк. Аяк астыгызда боз чатнаса, аякны боздан аермыйча, аларны җилкә киңлегендә ку¬еп, үзегез кергән эздән ярга чыгыгыз. 

 Нәкъ менә  кышкы-язгы  чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында суда уннарча кеше, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә. Фаҗигалар булмасын өчен, яз көне боз өстенә чыгудан тыелырга кирәк. Бу – иң ышанычлы ысул.

Ландыш Хайдаровна, сыйныф җитәкчесе.



К списку новостей