Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
"Озын толым" конкурсы
Опубликовано: 16.06.2017Хөрмәтле тамашачылар! Без бүген “Озын толым” конкурсына җыелдык.
Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Нинди генә шигырьләр, җырлар чыгармаганнар озын толымлы кызлар турында. Менә берсе:
Ераклардан күренеп тора
Былышлы басмалары.
Кызлар чәчен үреп салса
Җилферди тасмалары.
Ал кадыйм түшләреңә,
Гөл кадыйм түшләреңә.
Озын толымнарың үреп
Керәсең төшләремә.
Ә татар халык әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә... Гөлчәчәк... Үги кыз... Буйлыры зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре...Чыннан да чәчләре нинди соң әле? Кыска итеп киселгәнме? Бөтеркәле химка ясалганмы? Милеровка ясалганмы? Иңнәренә төшкән “каре” прическасымы? Юк ла. Аларның чәче озын, толым –толым. Кызларның матулыгы, зиннәлелеге чәченә карап беленә, ди халык.
Шуңа күрә татар кызлары гомер-гомергә озын чәч үстергәннәр. Андый озын чәчле кызлар безнең мәктәптә дә бик күп икән. Бүген шуларның берничәсе безнең бәйгедә дә катнаша. Ә хәзер әйдәгез кызларны сәхнәгә чакырыйк.
(музыка, һәрберсенә шигырь уку)
Бәйге барышында кызларның чәчләренә, җитезлегенә, уңганлыгына, тапкырлыгына, шаянлыгына игътибар ителәчәк. Тиешле нәтиҗә чыгарып бару өчен, жюри сайлыйбыз.
Беренче конкурс. “Үзем турында үзем” дип атала.
Исемең ничек, чибәр кыз,
Яле, танышыйк әле.(визитка)
Чәчләр турында безнең кызлар нинди мәкаль-әйтемнәр беләләр икән?
Икенче конкурс. Чәч темасын дәвам итәбез. Мин кызлардан интервью алам.
-Шундый озын чәчне үстерүгә ничек ирештең?
-Озын толымлы булу өчен чәчләрне ничек тәрбияләргә кирәк?
- Син ни өчен озын чәч үстерергә булдың?
- Син чәчеңне ничек тәрбиялисең?
Чәч үстерүдә халык медицинасы рецептлары белән кулланасыңмы?
Муз.пауза. Сценка.(5класс)
Өченче конкурс. “Минем шөгылем”, ягъни хобби.
Безнең татар кызлары элек-электән кул эшләренә бик оста булганнар. Бәйләү, чигү эшләрен бик яратып башкарганнар. Бүгенге кызларның ниниди һөнәрләре бар икән?
Дүртенче конкурс. Кызларыбызның чәчләре матур итеп итеп таралган, җыелган. Ә алар башка кызларга матур килешле прическалар ясый беләме икән? (Прическа ясарга, исем бирергә)
“Визажист”лар конкурсы.
Муз. Пауза
сценка.
Бишенче конкурс. “ Алло, без талантлар эзлибез” дип атала. Кызларның җыр, биюгә, шигырь сөйләргә осталыкларын карыйбыз.Бишенче конкурс. “Фотога төшү” Үзегезне күренекле модельерлар итеп күз алдына китерегез.
“ Алтынчы конкурс.” Мин нинди матур!”Кем үзен әйбәтрәк мактый?
8-конкурс. “Тәмлетамаклар” конкурсы. Кем тизрәк печенье ашап бетә? Кул күтәрергә.
Вареньенең тәмен белергә.
Кем тизрәк эчеп бетә? Бәйрәм коктейле.
9нчы конкурс. “Кем күбрәк сүз яза?”
10 конкурсы. “Золушка”. Ничә борчак утыргычта?
11конкурс. “Хохолки”(кикрикләр) 1 мин. Кем күбрәк ясый?
Сценка .
12конкурс.Интеллектуаль конкурс.
Шуның белән конкурсларыбыз тәмам.Сүз жюрига.
К списку новостей









