Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
Май чабу.
Опубликовано: 17.02.2018Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.
Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.
Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән.
- Атна башы (дүшәмбе) – “Очрашулар”,
- буш көн (сишәмбе) – “Уеннар”,
- кан көн (чәршәмбе) – “Сыйлану”,
- атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) – “Уен-көлке”,
- татар атнасы (җомга) – “Әби коймагы”,
- атна арты (шимбә) – “Печкәчәмдә кунакта”,
- атна көн (якшәмбе) – “Кичерешү”, “ Пручти кич” дип йөртелгән.
Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята.
Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган.
Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.
Җиденче ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Бу инде кыш урынына яз килгән, дигән сүз. Керәшеннәрдә төп бәйрәм, уен-көлке кече атнадан башланган. Яшь киленнәрнең чиккән бистәрләре, яулыклары белән бизәлгән атларда “кәтәйсә” иткәннәр. Су буенда яшьләр төне буе чуман әйләнгән. Көз көне өйләнешкән яшь парларны кыяматлыклары кунакка алган. Яшьләр кеше арасына беренче тапкыр бергәләп чыкканнар. Пручти көнне бөтен кеше бер- береннән кичерү сораган. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек ураза белән алмаша.
К списку новостей









