Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
«Табигать- безнең йортыбыз»
Опубликовано: 21.05.2013
Республикакүләм «Табигать- безнең йортыбыз» исемле иншалар конкурсы
2013 нче елның 20 маенда Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында Республикакүләм «Табигать- безнең йортыбыз» исемле иншалар конкурсының йомгаклау кичәсе булды. Бу бәйгедә җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр белән котладылар. Олы Шүрнәк мәктәбеннән 5 нче сыйныф укучысы Галеев Риназ да үзенең «Бурсыклар илендә» исемле әкияте белән әкиятләр номинациясендә җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Бу исемлек «Илһам» газетасы сайтында бирелгән иде. Риназ укытучысы Галеева Л.Х. белән Яр Чаллы шәһәренә барып, II дәрәҗәле диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Әкияте өчен электрон формада сертификат биреләчәк. Ә эше «Көмеш кыңгырау» газетасының бер номерында урнаштырылачак. Укучыбыз Республика күләмендә районыбыз һәм мәктәбебезнең йөзен аклады. Афәрин, Риназ!
Мәкаләне сайтка татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галеева Л.Х. әзерләде.
К списку новостей









