Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
“Ел укытучысы”
Опубликовано: 31.01.2015
Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Укытучы профессиясен мәңгелек профессия дип атыйлар. Кеше дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт укыту, өйрәнү, үз тәҗрибәсен яшь буынга күчерү һәм тормыш тәҗрибәсен үзләштерү ихтыяҗы кичергән.
Мөгаллим…Укытучы…Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Шуңа күрә дә аны сабыйлар икенче әниебез дип атыйлар. Һәрбер кеше дә хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә. Күзләре дә укытучы күзе белән ачыла.
Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Педагог балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, аларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре, характер формалаштыра.
Олы Шүрнәк авылы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Камил кызы, “Ел укытучысы” бәйгесендә үзенең бар осталыгын эшкә җигеп, шәһәр һәм район күләмендә рус әдәбияты фәненә мастер-класс белән чыгыш ясады. Матурлыгы, осталыгы, тәҗрибәсе белән күпләргә үрнәк булды. Афәрин, Ләйсән Камиловна!
Мәкаләне сайтка Галеева Ландыш язды
К списку новостей









