Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
Муса Җәлил – тәрбия сәгатьләрендә
Опубликовано: 16.02.2015
Муса Җәлил – тәрбия сәгатьләрендә.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Исемем дә яңгырар җыр булып.
Дөнья һәм дөнья әдәбияты – исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь.
Муса Җәлил. Бу ике сүздә поэзия һәм ирләрчә батырлык чагыла!
Муса Җәлил җирдә аз яшәде (1906-1944 саннары күтәрелә). Күпме күрде, күпме кичерде!
Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп.
Мәңге сүнмәс җырга күчерде.
Син күрсәттең, Муса, үзең теләп,
Матурлыкның ничек туганын.
Син күрсәттең безгә үзең эшләп,
Батырлыкның ничек булганын.
Җирдә кеше торса торсын
Эзе калсын тирән булып
Үзе үлсә, эше калсын,
Мең яшәрлек имән булып.
Эзе калсын керсез намусыңның
Ни үтсә дә синең кулыңнан
Көчлелегең белән горурланма,
Кешелегең белән горурлан.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында
Янып калсын гомерең маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.
Әйе, безнең буын М.Җәлилне ярата, өйрәнә һәм киләчәктә дә онытмас дип ышанып калабыз.
Галеева Л.Х., татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
К списку новостей









