Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
III Халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчесе.
Опубликовано: 24.04.2015
III Халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчесе.
Халыкара олимпиада төрле илләрдә яшәүче татарларның тел белүләрен генә тикшерми, ул бөтен дөньяга сибелгән татар халкын берләштерә, таныштыра һәм татар исемен, мәдәниятен, телен яңа, югары дәрәҗәгә күтәрә. Ул - татар халкының халыкара фестивале.
Менә шундый III Халыкара татар теле буенча олимпиадада Алабуга районы Олы Шүрнәк мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Чумакова Татьяна 11 мең катнашучыдан 500 кешелек финалга чыкты. Районыбыз, мәктәбебез данын яклап, 2 нче урын яулап кайтты.
Халыкара олимпиада 4 көнгә билгеләнгән иде: 1нче көнне теркәлү, концет программасы, Казан шәһәренең истәлекле урыннарына экскурсия, 2 нче көнне олимпиада һәм шулай ук төрле институт вәкилләренең чыгышларын карау, 3 көнне Таня “Минем халкым, төбәгем һәм мин” исемле конкурста чыгыш ясап, керәшен халкының мирасы, гореф-гадәтләре турында сөйләде:
“Әй керәшен,
карәндәшем минем –
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
Күңелең саф,
тыйнак,
рухың чиста
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың, улың миңа туган
Һәр әбекәй - туган әнкәдәй.”
Аннан укучыларны К.Тинчурин театры һәм “Шүрәле” балеты карау көтте. 4 нче көн- М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында олимпиадада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов, Мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховларның котлавы һәм бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Укучыбыз Татьяна кыйммәтле бүләк планшет һәм 2 нче дәрәҗәдәге Халыкара диплом белән бүләкләнде.
Районыбыз һәм мәктәбебез синең белән чиксез горур, афәрин, Татяна!
Материалны сайтка татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Л.Х.язды.
К списку новостей









