• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • МБОУ «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района / Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1.
Телефон: +7(855)-577-46-25
E-Mail: Sbsh.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ
Руководитель: Миросанова Валентина Васильевна
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1.
У нас учат: 9 преподавателей. Язык обучения: русский.

Новости Большешурнякской СОШ

«Сәләткә нур булган йолдызлар» Олы Шүрнәктә.

Опубликовано: 24.04.2015

«Сәләткә нур булган йолдызлар» Олы Шүрнәктә.
Республика күләмендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы “Сәләт” Мәгариф министрлыгының иң мәртәбәле проектларыннан берсе. Бу бик актуаль конкурсларның берсе, чөнки Республика күләмендә бар укучыларның һәм студентларның әдәбиятка булган сәләтләрен һәм кызыксыну чараларын күтәрә.Республикада быел 22 нче тапкыр уздырыла.
Конкурста 12 яшьтән – 22 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала. «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы Татарстан Республикасының яшьләр эше һәм спорт Министрлыгының “Сәләт” үзәге, “Идел” , “Ялкын” журналлары,”Калеб”яшьләр җыены тарафыннан оештырылган. Менә “Сәләт” конкурсында икенче ел инде Олы Шүрнәк мәктәбенең быел 7 нче сыйныф укучысы Галеев Риназ көчен сынады. Конкурска “Балалар әдәбияты” номинациясенә әкият жанры буенча иҗат эшләрен тәкъдим итте. Конкурста Республикабызның төрле районнарыннан укучылар җыйналган иде. Укучыларның эшләрен профессиональ язучылар, журнал мөһәррирләре һәм журналистлар укып тикшереп чыктылар. Бу конкурс уңаеннан “Сәләт”кә язучы Рабит Батулла чакырылган иде. Осталар тарафыннан мастер-класслар күрсәтелде.
Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата шигъри конкурс та оештырылды. Бу конкурска да Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзек ятлап әзерләнеп барылды. Шигъри конкурстан соң Кәрим Тинчурин исемендәге театрдан Зөфәр абый, Камал тетрыннан Илдус абый, театр артисткалары Зөлфия, “Зөләйлә” группасының солисткасы Резеда үзләренең мастер-классларын күрсәттеләр.
Финал азагында бүләкләнүләр һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлау оештырылды. Бу юлы да укучыбыз Галеев Риназ икенче урын яулап, мәктәбебез һәм Алабуга районының данын югарыга күтәрде. Ул икенче дәрәҗәле диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Афәрин, Риназ!
Материалны сайтка татар теле һәм әдәбияты укучысы Галеева Л.Х. язды.



К списку новостей