Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәл ачылу тантанасы.
Опубликовано: 08.05.2015
Дөм-Дөмдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәл ачылу тантанасы.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
8 майда Татар Дөм-Дөм авылы җирлегендә сугыш ветераннары истәлегенә яңартылган мәрмәр һәйкәл ачылды. Ул һәйкәлне авылыбыз уртасындагы Җиңү паркына куйдылар. Паркта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 700 агач утыртылды. Яңа һәйкәл ачылуына авылыбызның бер кешесе дә битараф калмады. Яше, карты, мәктәп укучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре барысы да сугышта калган туганнарын һәм исән калганнарга хөрмәт йөзеннән бу паркта тантаналы митингта катнаштылар. Ветераннарыбыз истәлекле бүләкләр белән Дәүләтебез тарафыннан бүләкләнделәр. Ә без- варислары-үзебезнең хөрмәткә лаеклы сугыш һәм тыл ветераннарыбыз белән горурланабыз һәм аларның батырлыклары һәм фидакарьлекләре каршында баш иябез.
Галеева Л.Х.
К списку новостей









