Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
Ветеран белән очрашу
Опубликовано: 26.02.2012
Мәңгелек ут яна.Шул утларда
Күпме язмыш яна, күпме яра.
Киләчәккә имин барыр өчен,
Үткәннәргә бер борылып кара.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак бәйрәм ителә. Шушы олы бәйрәм алдыннан безнең мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Чайников Афанасий Яковлевич белән очрашуга бардылар. Ул укучыларга үзенең укыган һәм хезмәт иткән еллары турында сөйләде. Балалар аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм кечкенә генә концерт күрсәттеләр.
Чайников Афанасий Яковлевич 1924 нче елның салкын кышында, 7 нче январьда Шүрнәк авылында колхозчы гаиләсендә 8 нче бала булып дөняга килә. Тормышлары бик авыр була.Аннан зуррак булган абый һәм апалары чирләп үләләр.”Ярлылык баскан иде безнең гаиләне, шунлыктан балачагым бик авыр булды,белем алырга да мөмкинлек булмады”-дип искә ала Афанасий бабай.Ул бары тик 6 нчы класска кадәр генә укый ала.Мәктәпкә йөрми башлагач ул йорт эшләрендә ярдәм итә, көтү көтә,урман кисүдә ярдәм итә.
Инде Бөек җиңү китергән язга да 67 ел була. Ләкин безнең ветераныбыз 1941 елның 22 июнендә хәбәр ителгән дәһшәтле хәбәрне бүгендәй хәтерли. Бу вакытта аңа 17 яшь була. Армия сафларына басу өчен комиссия үтеп йөри,ләкин аны буе җитмәгәнлектән 2 тапкыр кире борып кайтаралар. Бары тик 1942 нче елның октябрь аенда гына аны сугышка алалар.Язмыш аны Волхов фронтына илтә һәм 20 көнгә якын урман эчендә ач, ярым ялангач хәлдә дошман белән көрәшәләр. Шул Волхов фронтында сугышканда ул беренче мәртәбә яралана. Соңыннан ул Кронштад, Псков юнәлешләрендә разведчик булып йөри. 1942 нче елның декабрь аеның 25ләрендә яралану сәбәпле ул госпитальгә эләгә.1943 нче елның февраленнән башлап инде ул тылда сугыш кирәк-яраклары әзерләү дә канаша.
Хөкүмәтебез аның сугыш елларындагы батырлыгы өчен аңа орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1943 елның 10сентябрендә Ленинград оборонасындагы батырлыклары өчен ул "За оборону Ленинграда" медале белән бүләкләнә.
1946 елның 5 нче июлендә аңа "За победу над Германией в Великой Отечественной войне" дигән медаль бирелә. Болардан тыш аның "Жуков медале", Җиңүнең 20, 30, 40, 50 еллакларына багышланган медальләре бар. Сугыш елларындагы батырлыклары, фашист илбасарлары белән көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен, җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан ул "2 дәрәҗәәге Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнә.
Үткән гомер — аккан су, искән җил, диләр. Ә менә Бөек Ватан сугышының данлы үткәне, аның үлемсез каһарманнарын без һәр вакыт истә тотарга тиеш. Әйе, беркем дә, бернәрсә дә онытылмаска тиеш. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел !
Ләйсән Абакаева
педагог-китапханәче
К списку новостей









