Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
Студентлар белән очрашу кичәсе
Опубликовано: 30.01.2016
Студентлар белән очрашу кичәсе
1755 елның 25 январь көнне императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан соң 25 январь официаль университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Чөнки студент тормышы –иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала. Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер, миңа калса. Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга бай булган кем дисезме? Әйе, әйе, студент, сез бер дә ялгышмыйсыз! Сүзем сезнең турында. Безнең гыйнвар кичен дә яктыртып килүчеләр менә алар:
1 курс студентлары: Чумакова Татьяна, Пашаев Антон, Данилов Данил, Хадиуллин Айзат, Сафиуллина Эльвира.
2 курс студенты: Бухаров Илнур.
3 курс студентлары: Шакурова Асилә, Галеев Ринур, Бухарова Айгөл, Данилов Эдуард.
5 курс студенты: Галиева Язилә.
К списку новостей









