Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
| E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Гарифуллин Руслан Ильсурович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 240 учащихся; из них иностранных граждан: 0 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Никотинга хөкем" 03.03.2017

Бүген химия атналыгы кысаларында химия һәм география укытучысы Шәвәлиева Ф.Ә. тарафыннан 8-11 нче сыйныф укучылар өчен "Никотинга хөкем" дип исемләнгән рольле уен үткәрелде. Бу дәрес никотин, тәмәке төтененең составы һәм бу матдәләрнең кеше организмына йогынтысы турында яңа белемнәр алу дәресе булды.
Сегодня в рамках Недели химии для учащихся 8-11-х классов учителем химии и географии Шавалиевой Ф.А. была проведена ролевая игра «Суд над никотином». Это интегрированный урок получения новых знаний о никотине, составе табачного дыма и влиянии этих веществ на организм человека.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 01.03.2017

Бүген безнең гимназиядә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта укучыларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында сораулар күтәрелде. Алабуга шәһәренең прокурор ярдәмчесе Басырова Г.М. "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" һәм ООО "Барсмед"ның баш табибы Шарафеев Э.Ф. "Сәламәтлегебез - безнең байлык" темаларына чыгыш ясадылар. Гимназия директоры Әдиятуллин И.И. әти-әниләрне 2016-2017 нче уку елының икенче яртыеллыгында укыту-тәрбия эше белән таныштырды.
Сегодня в МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ прошло общешкольное родительское собрание, где были подняты вопросы формирования здорового образа жизни учащихся. Выступили старший помощник Елабужского городского прокурора Басырова Г.М. с темой "Безопасность в сети Интернет" и главный врач ООО "БАРСМЕД" Шарафеев Эмиль Фидаилевич с темой "Наше здоровье - наше богатство". С учебно-воспитательным процессом II полугодия 2016-2017 учебного года ознакомил родителей директор гимназии Адиятуллин И.И.
-
Кышны озату бәйрәме 26.02.2017
Бүген алабугалылар май чабу атнасының соңгы көнен бәйрәм иттеләр. Ленин мәйданында күп кеше җыелды, шулар арасында безнең гимназия укучылары һәм укытучылары да булды. Бөтен мәйданга таралган коймак исе кешеләрне ымсындырып торды. Бәйрәмгә килгән кунаклар коймакларны бушлай да, акчага алып та авыз итә алдылар. Балалар өчен дә аерым палатка куелган иде. Шунда аларга үзләренә коймак пешерергә мөмкинлек булдырылды. Шулай ук бәйрәмнең нәни кунаклары өчен дә төрле бәйгеләр оештырылды. Балалар бик теләп катнаштылар. -
"23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне" белән! 23.02.2017
Туган илне саклау ирләр эше
Сез акларга тиеш өметне.
Мактау белән искә ала һәркем
Ил сакчысы дигән егетне…
Әйе, ирләр эше – илне саклау,
Сезнең эшкә кызлар йөгермәс.
Шуны аңлый белгән егетләр дә
Беркайчан да сынмас, җиңелмәс! -
"Ягез әле, егетләр!" 22.02.2017

Бүген 1 нче мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Безнең гимназия данын 6 нчы сыйныф укучысы Хәкимҗанов Инсаф яклады. Егетләр көчләрен төрле биремнәрдә сынадылар: үз-үзләре белән таныштырдылар, мәкальләр белүен күрсәттеләр, татарча, кадриль, моряк биюләрен биеп, төймә тагып, кызларга чәч үреп, барыбызны да таң калдырдылар. Инсафка "Иң оста мәкальләр белүче" номинациясендәге диплом бирелде. Афәрин, Инсаф, без сине барыбыз да котлыйбыз!
-
"Аҗаган - 2017" 22.02.2017

Бүген гимназиядә героик тәрбия бирү айлыгы кысаларында "Аҗаган" исемле хәрби спорт ярышлары узды. 1-11 нче сыйныф укучылары өчен саф һәм җыр карау оештырылды. Укучылар сыйныфлары белән бер-бер артлы жюри яныннан тигез сафлары белән үттеләр, хәрби төзеклекне, сафны тоту, командада эшләү осталыкларын күрсәттеләр. Уеннар дәвамында отрядлар киртәләр аша үтү күнекмәләрен, яралыларны күчерү осталыкларын күрсәттеләр, гранаталарны ыргыту серләрен ачтылар, аркан тартуда иң көчлеләрне сайладылар, катлаулы хәрби хәбәрләрне аңлатуда күнегүләр башкардылар һ.б. Шундый чаралар чын ватанпәрвәр шәхесләрне үстерергә, туган илең өчен горурлану хисләрен тәрбияләргә ярдәм итә.
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне! 21.02.2017

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Безнең гимназиядә дә бүген алдан ук билгеләнгән план буенча кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар чишү көне булды. Укучылар туган телдә бирелгән биремнәрне бик теләп һәм тиз җавап бирә алдылар.
-
9 нчы сыйныфта гомуми билгеләр кую турындагы мәгълүмат
21.02.2017
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы 2017 нче елның 9 нчы гыйнвар боерыгы буенча «О внесении изменения в порядок заполнения, учета и выдачи аттестатов об основном общем и среднем общем образовании и их дубликатов, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 14 февраля 2014 г. № 115» 9 нчы сыйныфта рус теле, математика һәм укучы тарафыннан сайланган ике фәннән гомуми билгеләр еллык һәм имтихан билгеләренең уртача арифметик саны буларак билгеләнә һәм аттестатка бербөтен сан буларак куела.
-
Экскурсия в Музей Памяти 21.02.2017

Учащиеся 4 класса нашей гимназии стали обладателями подарочного сертификата на посещение Музея Памяти с экскурсией. Это уникальная возможность познакомиться с периодом Великой Отечественной войны, отражённым в судьбе города Елабуга, с личностями, сыгравшими в ней важную роль. Экскурсия ребятам очень понравилась.
-
"Тамчы шоу" интеллектуаль уены 20.02.2017

Туган тел атналыгы кысаларында 7 сыйныфта «Тамчы шоу» исемендәге интелектуаль уен үткәрелде. Әлеге уен укучыларда Республикабызга, татар теленә карата, аның рухи байлыкларына, күренекле шәхесләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү чарасы булып торды. 7 сыйныф укучылары 2 командага бүленде: “Бердәмлек” һәм “Дуслык”. Алар үзара үткерлектә, зирәклелектә һәм татар телен белүдә көч сынаштылар. Моның өчен алар төрледән-төрле кызыклы биремнәр башкардылар. Татар теле, әдәбияты буенча сорауларга җавап бирделәр, игътибарлык бәйгесе кысаларында әдәбиятыбызның күренекле язучыларын, аларның иҗат җимешләрен рәсемнәргә карап танырга тиеш булдылар. “Башы телемдә, ахыры төендә” исемле бәйгедә татар халык мәкальләрен дәвам иттеләр, табышмакларга җавап бирделәр. “Күбрәк сүз тап” турында бер сүздән яңа сүзләр төзеп, үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен, тел байлыкларын күрсәттеләр. Азактан капитаннар ярышы булды, анда татар теле, татар әдәбиятына кагылышлы сораулар яңгырады. “Тамчы шоу” интеллектуаль уенында “Бердәмлек” командасының җиңү яулады. Алар, шул рәвешле, “Бердәмлектә безнең көч” дигән девизларына тугры калып, үзләренең чыннан да бердәм команда булуларын исбатладылар.










