Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
| E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Гарифуллин Руслан Ильсурович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 240 учащихся; из них иностранных граждан: 0 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Новости МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ
Детский Сабантуй - 2016
Опубликовано: 31.05.2016Бүген – 31 май көнне алабуга муниципаль районының “2 нче санлы гимназиясендә” балалар өчен әзерләнгән Сабантуй бәйрәм ителде. Әлеге чарада 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр барлык балалар да актив катнашты һәм үзеннән бәйрәмнең күңелле узуына күләмле өлеш кертте. Сабантуй “2 нче гимназиянең” директоры И.И. Адиятуллин сәламләве белән ачык дип игълан ителде, икенче итеп сүз уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.И. Салимовага бирелде. Бәйрәм уку алдынгылырын һәм мәктәп тормышында актив катнашкан, бәйге-ярышларда гимназия данын яклап күркәм уңышларга ирешкән укучыларны диплом, грамота, мактау кәгазе, рәхмәт хаты белән бүләкләү буларак дәвам итте. Аерым классларның сыйныф җитәкчеләре ел дәвамында балалар өчен оештырылган төрле чараларны оештыруда актив ярдәм күрсәткән әти-әниләргә дә үзләренең һәм мәктәп администрациясенең рәхмәт хатларын да тапшырдылар. Соңрак Сабантуйны, традицион рәвештә, төрледән-төрле бәйгеләр дәвам итте. Укучыларга һәм килгән кунакларга кашык белән су ташу, калак белән йомырканы мәйданның бер башыннан икенче башына кадәр чабып алып барып җиткерү, көянтә белән чиләк күтәреп тизлеккә ярышу, бау тартышу, туп ату, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек төрледән-төрле ярышларда үз көчләрен сынау мөмкинлеге бирелде. Һәр катнашучы үз бүләген алды. Ә иң мөһиме – берәү дә бүләксез калмады. Сабантуйда үткәрелгән көрәш бәйгесе аны кульминация ноктасына җиткерде. Сабантуй батыры ачыклангач, күңелләрендә бәйрәм тантанасыннан зур шатлану хисе кичергән укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар. Мондый күңелле чараны оештыруда әйдәп йөргән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Маргарита Витальевнага һәм һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкарып чыгарга ярдәм иткән алып баручы кызларыбызга, укытучыларга зур рәхмәт белдерәсе килә. Алда көтелгән Сабантуй бәйрәмнәре котлы булсын!
К списку новостей










