Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
| E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Гарифуллин Руслан Ильсурович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 240 учащихся; из них иностранных граждан: 0 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Новости МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ
Уеннар һәм уенчыклар бәйрәме.
Опубликовано: 28.10.2014Чараның максаты: укучыларны уеннар һәм уенчыкларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру, төрле милләт халыклары уеннарын уйнарга өйрәтү, күмәк уеннар ярдәмендә дуслык, бердәмлек, бер-береңә карата хөрмәт, игътибарлылык хисләре тәрбияләү, кечкенә чактан ук җанга якын, кадерле булган уенчыкларга карата мәхәббәт хисләрен яңарту һәм ныгыту, сакчыл караш тәрбияләү.
Бәйрәм барышында укучылар уенчыкларның килеп чыгу тарихы белән таныштылар, аларның кешелек дөньясында тоткан урыны турында сөйләделәр, уенчыклар турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, яраткан уенчыклары турында чыгыш ясадылар.
Кызлар һәм малайлар милли уеннар уйнадылар. Аларга бигрәк тә татар халкының “Казлар һәм бүреләр”, “Очты-очты”, “Буяулар кибетендә”, “Сукыр тәкә”, “Йөзек салыш” уеннары ошады. Чуваш халкының ”Раю-раю” , рус халкының “Золотые ворота” уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде. Уеннарда җиңүчеләр татлы призлар белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмнең өченче өлешендә балалар киндер-сюрприз уенчыгы эченнән чыккан йомыркадан төрле уенчыклар ясадылар. Бу мавыктыргыч чара укучыларга бик ошады.
1 сыйныф җитәкчесе Хәкимҗанова Земфира Марсельевна
К списку новостей










