• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2
Телефон: +7(855)-577-83-19
E-Mail: G2.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ
Руководитель: Гарифуллин Руслан Ильсурович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 240 учащихся; из них иностранных граждан: 0 учащихся
У нас учат: 24 педагога; язык обучения: русский, татарский

Новости МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ

"ФДБС кертү шартларында укучылар белән нәтиҗәле эш формалары"

Опубликовано: 21.11.2014

Үткәрелгән семинарның төп максаты - укытучыларның һәм регион белгечләренең ФДБС кертү шартларында укучылар белән эш итү проблемаларына игътибар итү. Семинар танылган мәдәният хезмәткәре җитәкчелегендә гимназиянең балалар театраль төркеменең чыгышы белән башланды. Менә кайда икән татар мохите! Саф татар телендә сөйләшүче балалар  килгән кунакларны искиткеч матур номер белән каршы алдылар. Аннан соң КФУ Алабуга институтының доценты Шатунова О.В. укытучылар катнашында тренинг элементлары белән интерактив шөгыль оештырды. Седов С.А.  семинар темасы буенча лекция укыды. Мастер-классларны ике бинада да үткән дәресләр алыштырды. Анда укучыларның сингапур ысуллары буенча шөгыльләнгәне күренеп торды.Семинарның өченче өлеше исә дәрестән тыш чараларга багышланды. Беренчесе гимназиянең иске бинасында үткән "Кошларга кыш көне ярдәм итегез" дип исемләнгән чара иде. Укучылар  чарада бик теләп катнаштылар, 1 нче, 2 нче сыйныф укучылары булганга күрә, җаваплары да шулкадәр самими иде. Икенче дәрестән тыш чара гимназиянең икенче бинасында узды. Ул Бөек Ватан сугышына багышланга күрә, "Онытырга мөмкин түгел" дип аталган тарихи-әдәби чара иде. Монда катнашкан 9 нчы сыйныф укучылары Советлар союзының сугышка әзерлеге, көчләрнең тигезсез булуы һәм сугышның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Тарих фәне укытучысы Нурия Нургаяновна башкаруындагы Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигыре исә бар кешене дә тетрәндерде. Алда әйтелгәннәрне гомумиләштереп, килгән кунаклар сүзләре белән әйтергә мөмкин: гимназиядәге мохит үзенә тарта, үз өеңә кергән кебек буласың. 

Әлеге семинар яңа шартларда уку-укыту эшчәнлеген оештыруда безгә нык ярдәм итәр дип ышанып калабыз.



К списку новостей