• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2
Телефон: +7(855)-577-83-19
E-Mail: G2.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ
Руководитель: Гарифуллин Руслан Ильсурович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 240 учащихся; из них иностранных граждан: 0 учащихся
У нас учат: 24 педагога; язык обучения: русский, татарский

Новости МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ

Күптән көтеп алынган көн килеп җитте!

Опубликовано: 19.12.2014

Бу көнне бик күпләр зарыгып көтте. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган һәйкәл әле яз көнне ачылырга тиеш иде. Ләкин бу мөһим вакыйга һаман кичектерелеп торды. Һәм, ниһаять, бу көн килеп тә җитте! Сәгать унбердә 1 нче мәктәп янына шәһәрнең белем уку йортларыннан укытучылар, укучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән танылган язучылар, шагыйрьләр (Вахит Имамов, Разил Вәлиев, Факил Сафин), шәһәр башкарма комитеты әгъзалары, КФУ Алабуга филиалы мөгаллимәләре һ.б. җыелды. Яраткан шагыйребезгә багышланган чаралар 1 нче гимназиядә үткән конференция барышында дәвам итте. Монда эш 3 секциягә бүленде: укытучылар, Габдулла Тукайга багышланган шигырьне иң оста башкаручы укучы һәм иҗади секцияләре. Иҗади секциядә гимназиябез укучысы Яхина Эльвина 1 нче урынга лаек булды. Ә Габдулла Тукайга багышланган шигырьне иң оста башкаручылар секциясендә шулай ук безнең гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары 1 нче урынны яулады. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!!

Яхина Эльвина, МБОУ “Гимназия №2”,

 9 нчы сыйныф укучысы

Тукай, бөек шагыйрь бит син

 

Авырлыкны иртә татыган ул,

Язмышы белән бик күп сыналган.

Җиде ятка “әни”диеп дәшеп,

Ничә тапкыр аңа сыенган.

 

Өйдән-өйгә йөреп үскән бит ул,

Шагыйрь булып иртә танылган,

Күңелендә булган бар моңнарын

Шигырь  юлларына ул салган.

 

Тукай абый , бөек шагыйрь бит син,

Гасырларга исемең танылган.

Татар теле, татар халкы өчен,

Байлык булып иҗатың калган.                           



К списку новостей