Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Детский центр внешкольной работы» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Мәктәптән тыш балалар эшчәнлеге үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, РТ, г.Елабуга, пр. Нефтяников, д. 175 |
| Телефон: | +7(855)-577-87-94 |
| E-Mail: | cvr01@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "ДЦВР" ЕМР РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Трофимова Розалия Аглямовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 650 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 42 педагога, язык обучения: русский |
Новости Центра
Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар дәвам итә
Опубликовано: 01.12.2015« Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй тынгысыз җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!»
Мәктәбебездә 27- ноябрь көнне күптән көтеп алынган кичә булды. Бездә кунакта сугышның башыннан ахырына кадәр төрле фронтларда кан койган, өч мәртәбә яраланып исән калган һәм туган авылы Юрашка исән –сау әйләнеп кайткан, 25 ел гомерен Юраш күмәк хуҗалыгын аякка бастыруга сарыф кылган, аны миллионер колхоз иткән өч медаль һәм III дәрәҗә Сугышчан Дан ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, фронтовик, сугыш һәм хезмәт ветераны Муллахмәтов Мирзәхмәт Муллахмәт улы булды.
Очрашу - үзе бер гомер. Бу очрашу Мирзәхмәт бабайның һәм калган тыл ветеран- нарының батырлыкларына яңадан бер кабат сокланыр өчен, аларга дан һәм мәдхия җыр- лар максатыннан оештырылды.
Каһарманнар даны мәңгелек. Аларның һәркайсы - каһарман! Мирзәхмәт Мулләхмәтовичка 94 яшь, ул бүген дә сафта. Әле дә гаиләсендә, авылда зур ихтирамга лаек, балаларының таянычы, онык-оныкчыкларының юанычы, олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле. Очрашуда ветеран балаларны бөтен тормыш юлы белән, сугыш чорындагы батырлыклары белән таныштырды. Кичә өстәмә белем бирү кызлары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Аның белән очрашу мәктәп балаларына зур тәрбияви чара булды.
К списку новостей












