Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старо-Юрашский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, с. Старые Юраши, ул. Школьная, д. 42 |
| Телефон: | +7(855)-577-11-52 |
| E-Mail: | milyausha-galeeva@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старо-Юрашский детский сад" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Галеева Миляуша Каюмовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
новости
Асфальтлы булдык.
Опубликовано: 29.08.2015Ура! Карлыгачка асфальт килде. Нихаят күптән көткән юл төзекләндерелде. Җирле үзидарә рәисе Ринат Габделбарович җитәкчелегендә барлык бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр җыелып асфальт җәйделәр. Кайнар юл чималын, үзебездә тәрбияләнеп чыккан, юл эшләре оешмасында шофер булып эшләүче Сираев Илназ алып килде һәм безнең белән беррәттән эшләп үзеннән өлеш кертте. "Күмәк көч тау күчерә", - дип юкка гына әйтмәгәннәр шул, 1 сәгать дигәндә тип-тигез юл пәйдә булды. Бу яңарыш өчен үзебезнең депутатыбыз Хабиров Рәшит Галәви улына һәм җирле үзидарә җитәкчесе Юнусов Ринат Габделбар улына зур рәхмәтле. Шулай ук көч һәм кадерле вакытларын кызганмыйча безгә һәрвакыт ярдәмгә килүче әти-әниләребез: Валеевлар, Гайнуллиннар, Ахметовлар, Хузиннар һәм Шайдуллиннар гаиләләренә рәхмәтебез чиксез зур. Шушы юллар кебек балаларыбызның киләчәге дә якты, төзек һәм озын булсын. Амин!
К списку новостей









