Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 6» Елабужского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, РТ, г. Елабуга, пр. Мира, 15А |
| Телефон: | 8(85557)3-41-96 |
| E-Mail: | S6.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Средняя школа №6" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хайдукова Татьяна Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 660 учащихся, из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 48 педагогов; Язык обучения: русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 6» Елабужского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме 01.05.2018

Сегодня этот праздник отмечается в 142 странах и территориях мира 1 мая или в первый понедельник мая. Для ряда стран традиция собирать людей под знамена профсоюзов еще сохранилась, но в большинстве государств это все же не политический праздник, а именно День труда, яркий весенний праздник, когда организуются народные гуляния, выступления артистов, ярмарки, мирные шествия и множество увеселительных мероприятий. А для кого-то это просто еще один выходной, в течение которого можно просто отдохнуть или провести время с семьей.
Беренче май бәйрәме - чын-чынлап яз һәм хезмәт бәйрәме! Аны күп илләрдә билгеләп үтәләр. Бу көн демократик дәүләттә яшәргә омтылыш белән берләшкән бар дөнья хезмәтчәннәренең үзара ярдәме һәм хезмәттәшлеге көне.
-
Прощание с Азбукой. 27.04.2018

Сегодня первоклассники нашей школы попрощались с азбукой. В актовом зале школы состоялся праздник, посвященный этому событию. Учащиеся вместе с родителями активно участвовали в викторине, отвечали на вопросы и дружно пели веселые детские песни. В гостях у первоклассников были Азбука и Литературное чтение – учащиеся 6 класса. Бережное отношение к учебникам - главное требование библиотекаря, Баровой Л.А.
Бүген безнең мәктәпнең беренче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллаштылар. Мәктәпнең актлар залында бу бәйрәмгә бәйле чара оештырылды. Укучылар әти-әниләре белән берлектә кызыклы викторинада катнашып, төрле сорауларга җаваплар бирделәр, күңелле җырлар башкардылар. Бу бәйрәмгә кунакка Әлифба һәм Әдәби уку дәреслекләре ролендә 6нчы сыйныф укучылары килде. Китапханәче Л.А.Барова укучыларга дәреслекләргә сак караш турында киңәшләр бирде.
-
26 апрель - Г. Тукай туган көн. 26.04.2018

Бөек Тукаебыз.
Язлар җиткән саен синең исемең
Чәчәкләргә, данга күмелә.
Бөек Тукай, мәшһүр шигырьләрең
Мәңге яшәр халкың күңелендә.
Бүген, ягъни 26 нчы апрель, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел. Бу көнне илебезнең төрле почмакларында аны искә алу кичәләре уздырыла. Без дә 6 нчы мәктәптә Тукаебызны искә алып, төрле чаралар үткәрдек. Укучылар белән бергә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган викторина–конкурс үткәрдек, Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильнар карадык, китап күргәзмәсе оештырдык, шигырьләрен сөйләдек, “Туган тел”не җырладык. Шәһәребезнең күрке булып торган Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдык.
Т.Г. Усманова
-
Тукай көннәрен каршылап 23.04.2018

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 132 ел тулу уңаеннан мәктәптә әзерлек эшләре дәвам итә. Мәктәп радиосыннан Г.Тукай шигырьләрен өлкән сыйныф укучылары башкаруында ишетәбез, биографиясе буенча кызыклы фактлар җиткерелә. Мәктәпнең актлар залында репетицияләр дәресләрдән соң башлана.
-
Экскурсия на "Чертово городище" 19.04.2018

18 апреля в рамках реализации проекта РДШ, учащиеся 7В класса вместе с классным руководителем Мальковой А.В. и педагогом-организатором Козыревой К.П. посетили экскурсию, которая прошла на «Чертовом городище». Экскурсию провели сотрудники Елабужских музеев, ребята остались очень довольны экскурсией.
7 В сыйныфы укучылары "Шайтан каласында" уздырылган экскурсиядә катнаштылар. Сыйныф җитәкчесе Малькова А.В., педагог-оештыручы Козырева К.П. белән берлектә оештырылган әлеге чара барлык укучыларның күңелләренә хуш килде.Чараны музей хезмәткәрләре әзерләгән иде.
-
Конкурс чтецов по произведениям Л.Н. Толстого 18.04.2018

18 апреля в ГДК прошел конкурс чтецов по произведениям Л.Н. Толстого. Участие принимали учащиеся 8В класса под руководством учителя русского языка и литературы Нафиковой Р.З. Учащихся нашей школы отметили за хорошее выступление и пригласили участвовать в постановках.
Шәһәрнең мәдәният сараенда сәнгатьле укучылар конкурсы үткәрелде. Язучы Л.Н. Толстой әсәрләрен башкару осталыгын 8Б сыйныф укучылары күрсәтте. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.З. Нафикова укучыларны конкурстка әзерләүгә күп көч куйды.
-
Булачак беренче сыйныф укучыларын барлау 17.04.2018

Мәктәптә ел саен уздырыла торган чара - булачак беренче сыйныф укучыларын барлау башланып китте. Атна дәвамында безнең мәктәпкә беркетелгән территориядә урнашкан йортларда яшәүче булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән әңгәмәләр уздырылачак.
-
Смотр строя и песни школьных отрядов "ФОРПОСТ" 15.04.2018

13 апреля на базе МБОУ «СОШ №3» ЕМР РТ состоялся смотр строя и песни школьных отрядов «ФОРПОСТ», посвященный празднованию Победы в Великой Отечественной войне. Команду нашей школы представляли учащиеся 5-х и 6-х классов под руководством учителя физической культуры и ОБЖ Рузметова Р.М. Поздравляем команду нашей школы за достойное выступление в смотре строя и песни и желаем дальнейших успехов!
3 нче мәктәп базасында 13 апрельдә уздырылган "ФОРПОСТ" җыр һәм строй конкурсы Бөек Җиңүгә багышланды. Физик культура укытучысы Р.М. Рузметов 5-6 сыйныф укучыларын бу конкурска ныклы әзерлек белән алып барды. Аларны уңышлы чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә җиңүләрен телибез!
-
Чисталык үзебездән тора. 14.04.2018

Шәһәрне чистарту, язгы өмәләр башланып китте. Мәктәп укучылары бу эштән читтә калмый. Җыештыруны үзебезнең мәктәп яны территориясеннән башладык. Кыш дәвамынңа җыелган чүп-чар кар эрегәч бигрәк тә күзгә ташлана. Көрәк, себерке, тырмалар белән коралланып дәресләрдән соң мәктәп территориясенә эшкә чыгалар. Чисталык үзебездән тора.
-
День космонавтики 12.04.2018

12 апреля 1961 года гражданин Советского Союза старший лейтенант Ю.А. Гагарин на космическом корабле «Восток» впервые в мире совершил орбитальный облет Земли, открыв эпоху пилотируемых космических полетов.
12 апреля весь мир отмечает День авиации и космонавтики — памятную дату, посвященную первому полету человека в космос. Это особенный день — день триумфа науки и всех тех, кто сегодня трудится в космической отрасли.
Космонавтика көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшы дип табылган рәсемнәрдән күргәзмә ясалды.




















