• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Камско-Устьинский
  • Школы
  • Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге "Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе"гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе / МБОУ «Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа» Староказеевского сельского поселения Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге "Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе"гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422834, РТ, Камско-Устьинский район, с. Старое Казеево, ул. Ленина, д. 15
Телефон: +7(843)-773-04-89
E-Mail: staroe-kazeevo@yandex.ru, SSkaz.Kam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа"
Руководитель: Гимранов Ильшат Мударисович
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 68
У нас учат: 19

Новости МБОУ "Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа"

Иңнәремдә канат тоям, әти булса янәшә

Опубликовано: 20.02.2015

              20 февраль көнне Иске Казиле урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур чара булып узды. Чараны мәктәбебезнең директоры Гыйлметдинов Халит Бәдретдин улы ачып җибәрде.Ул әтиләребезне борчыган сорауларга җавап бирде һәм кызыклы гына әңгәмә корды. Әтиләребез дә бик күп җыелган иде. Кадерле әтиләребезне бәйрәм белән котлау өчен, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Булатова Гөлзидә апа белән берлектә    укучылар концерт әзерләделәр. Әлеге концерт, җырлар,  төрледән-төрле биюләр һәм   шигырь юллары белән үрелеп барды.

            Аннан соң әтиләребезне ярыштырып алу өчен,  спорт залына җыелдык. Биредә Закиров Айнур һәм Галиуллин Камил абыйлар  җитәкчелегендә спорт уеннары оештырылды.Әтиләр өч командага бүленеп көч сынаштылар. Уеннар тәмамланганнан соң, иң актив катнашкан  әтиләргә мактау грамоталары тапшырылды. Алар арасыннан иң-иң актив әтиләр билгеләнде: Зөбәеров Таһир, Хасанов Әхмәт, Батыйров Рамил, Зиганшин Фәрит, Хадиев Ришат, Аскаров Илһам һәм башкалар.Ярышып алганнан соң, әлеге очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әтиләребез өйләренә яхшы кәеф белән ял  итеп кайтып киттеләр.

             Кадерле ир-атлар!  Сезне 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез!Сез- тынычлык өчен көрәшүчеләр, сез-безнең саклаучыларыбыз.Дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын!

 

 

Галиуллина Инзилә

Иске Казиле урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.



К списку новостей