• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Камско-Устьинский
  • Школы
  • Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге "Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе"гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе / МБОУ «Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа» Староказеевского сельского поселения Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге "Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе"гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422834, РТ, Камско-Устьинский район, с. Старое Казеево, ул. Ленина, д. 15
Телефон: +7(843)-773-04-89
E-Mail: staroe-kazeevo@yandex.ru, SSkaz.Kam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа"
Руководитель: Гимранов Ильшат Мударисович
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 68
У нас учат: 19

Новости МБОУ "Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа"

Фирдәүс Равил кызына - 55 яшь

Опубликовано: 16.12.2011

Оста  оештыручы.

Фирдәүс Равил кызы һәрвакыт “Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк!” дигән әйтемгә таянып,тәрбия барышында балаларга татар халкының милли-гореф гадәтләрен өйрәтүне үзенә максат итеп куя.

Кадыйрова Фирдәүс Равил кызы 1956 нчы елның 16 декабрендә Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында дөньяга килә.1974 нчы елда урта мәктәпне тәмамлый һәм ике ел Балык бистәсе районының Балыклы-Чүкәй авылында пионервожатый булып эшли.1976 нчы елда КДПИның тарих-филология факультетына укырга керә.1979 елда төзелеш отряды белән Кама Тамагы районының Каратал авылына эшкә килә һәм үзенең бәхетен шунда очрата.1979 нчы елдан Иске Казиле урта мәктәбендә пионерларның әйдәүчесе булып үзенең эшчәнлеген башлый.Энергиясе ташып торган оештыручы килеп өстәлгәч,болай да кайнап  торган мәктәп коллективының тормышы тагын да җанланып китә.Иске Казиле авылында үзенең кече ватаны турында кайгыртучы Фирләүс Равил кызының тырышлыгы белән  оештырылган  “Туган якны өйрәнү” музее тирә-якта дан тота, “Ял көне клублары” эшли.Музей каршында аның җитәкчелегендә “Кызыл эзтабар” отряды эшли.Укучылар үзләре эзләнү-тикшерү эшләре алып бара,музей советына отчет бирә,бергәләшеп эш планы төзи.

Олы Бортас урта мәктәбендә дә берничә ел эшләп алырга туры килә аңа.Кыска гына вакыт эчендә анда да музей оештыра ул.

         Фирдәүс Равил кызы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  булып эшләү белән бергә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.Укучыларында татар теленә һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияли.Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча укучылары елның-елында район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулап килә.

         Ул искиткеч оештыру сәләтенә ия.Мәктәп тормышы,балаларның вакыты кызыклы,файдалы узуда аның өлеше әйтеп бетергесез зур.Ул оештырган  “Яшь хәбәрче”, “Курчак театры” түгәрәкләренә  укучылар бик теләп йөриләр,күпкырлы эшләр башкаралар.

         Шушы хезмәтләре өчен Фирдәүс Равил кызы районның иң тәҗрибәле оештыручысы дәрәҗәсенә күтәрелә.1991 нче елда аңа “Халык мәгарифе отличнигы”, 1992 нче елда “Укытучы-методист”, 1998 нче елда “Югары категорияле җитәкче” исеме бирелә.

         Укытучы һәм җитәкче Фирдәүс Равил кызы үрләр арты үрләр яулап,хезмәтендә зур уңышларга ирешә.Ул 1983 һәм 1997 нче елларда районның “Ел укытучысы”, 1999 нчы елда “Өстәмә белем бирүче педагог” бәйгесендә I урынны яулый,Республиканың Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

         16 нчы декабрьдә Кадыйрова Фирдәүс Равил кызы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа   исәнлек-саулык ,  гаиләсенә иминлек, хәерле  озын  гомер,иҗат  уңышлары  телибез. Һәрвакыт  шулай  киң  күңелле,ярдәмчел һәм  туган  җанлы  булып  кал.

Тормышың  һәрчак  балкып  торсын,

Ягымлы , шат  булсын  күңелең.

Сәламәтлек, бәхет, муллык  белән

Бер кайгысыз  үтсен  гомерең.

Бәхетеңнән  күпләр  көнләшерлек,

Пар канатың  булсын  янәшә.

Каршы  килгән  җилгә  бирешмичә,

Шатлыкларга сөенеп  мең  яшә.

 




К списку новостей