Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Камско-Устьинская татарская средняя общеобразовательная школа имени Файзрахмана Салаховича Юнусова " Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы "Фәйзрахман Сәлах улы Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422820, РТ, Камско-Устьинский район, пгт.Камское-Устье, ул. Ленина, дом 57. |
| Телефон: | +7(843)-772-14-60 |
| E-Mail: | kutsosh2022@mail.ru ; St.Kam@tatar.ru; kutatar@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камско-Устьинская татарская средняя общеобразовательная школа имени Файзрахмана Салаховича Юнусова" |
| Руководитель: | Сабитов Раиль Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 105 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Новости школы
Карга боткасы.
Опубликовано: 25.03.2022Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык,гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
Юк, бу гади әкият кенә түгел. “Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу-мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек-ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну.
Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.
Бу бәйрәм татар мәктәбендә дә үткәрелде.Укучылар төрле ярышларда һәм кызыклы уеннарда катнашты.Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар карга боткасыннан авыз иттеләр.
К списку новостей









