Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | sch723@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 88 ученика /88 укучы, в филиале-9 учеников / филиалда -9 укучы |
| У нас учат: | 21 учитель/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Профилактическая беседа 13.04.2023

Сегодня старший инспектор МОНД и профилактической работы по Апастовскому и Кайбицкому муниципальным районам управления надзорной деятельности и профилактической работы Главного управления МЧС России по РТ майор внутренней службы Кашапов Раиль Ринатович провел профилактическую беседу по профилактике нарушений обязательных требований пожарной безопасности.
-
Зариф Бәширинең тууына 135 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе 04.04.2023

Бүген мәктәптә күренекле публицист язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Зариф Бәширинең тууына 135 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды.
Конференциянең төп максаты – Зариф Бәширинең иҗади мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, шулай ук укучыларның интеллектуаль иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү. Конференциядә районыбызның һәм Чувашия республикасы Комсомол районының Урмай, Чичкан, Тукай мәктәпләреннән барлыгы 42 укучы катнашты.
Конференция нәтиҗәләре буенча катнашучыларның барысы да төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. -
Ата-аналар җыелышы. 22.03.2023

21 нче март көнне мәктәптә 3 нче чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышның темасы "Гаилә һәм мохитның бала тәрбияләүгә йогынтысы". Ата-аналар башта гомуми җыелышта катнаштылар. Беренче көн тәртибе буенча җыелышны мәктәп директоры Хөснетдинов Рәис Гәрәфтин улы ачып җибәрде. Икенче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфетдинова Гөлүсә Гәрәфетдин кызы доклад укыды, ә 5 нче сыйныф җитәкчесе Зиганшина Рамина Нуриман кызы осталык дәресе күрсәтте . Уку укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфетдинова Ландыш Тәлгат кызы ата-аналарны чирек нәтиҗәләре белән таныштырды, 3 нче чиреккә йомгак ясады. Аннары ата-аналар һәр сыйныфта сыйныф җитәкчеләре белән очраштылар.
-
Смотр строя и песни 16.03.2023

14 марта прошел школьный этап смотра строя и песни, посвящённый 78 годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Все отряды в этот день продемонстрировали свои умения ходить строевым шагом, четко выполнять команды, дружно, все вместе петь строевую песню.
Очень хорошо проявили себя командиры всех классов, а ведь им пришлось нелегко: они отвечали и за себя лично, и за весь класс. Груз ответственности ощущал каждый командир, но никто не подвел свой класс. Очень переживали классные руководители: оценивался их труд - несколько недель тренировок, разучивания песен, выполнения команд.
Всё это оценивалось жюри. Критериями оценки были: дисциплина строя, выполнение строевых приёмов, строевой шаг, внешний вид, действия командира, четкость исполнения песни. Как отметило жюри мероприятия, все классы отлично справились с поставленной задачей.
-
8 марта - Международный женский День 07.03.2023

Вместе с весной к нам пришел прекрасный и замечательный праздник – Международный женский День 8 марта. 8 Марта - самый удивительный, самый нежный праздник весны! В соответствии с планом воспитательной работы школы и с целью развития творческих способностей обучающихся, 7 марта в школе прошли праздничные мероприятия, посвященные этому празднику. Мальчики подготовили для одноклассниц подарки и концертные номера. Песни, танцы, поздравления, стихи очень понравились зрителям.
-
"Аҗаган-2023" 25.02.2023

“Аҗаган” башлангыч хәрби-әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне күзаллауда, хәрби патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби – спорт бәйрәме.
Февраль аенда “Ватанны саклаучылар” бәйрәме көннәрендә мәктәбебездә ел саен зурлап “Аҗаган” уены үткәрелә. 25 нче февраль көнне Чүти урта мәктәбендә бу спорт бәйрәменә старт бирелде.
Уен барышында катнашучылар командаларга бүленеп, төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярыштылар. “Кырны минадан чистарту”, “Яшерелгән байракны табу”, “Каршылыкны җиңү” кебек уеннар табигать кочагында үтсә, ә автомат җыю, аркан тарту, противогаз кию, турникта тартылу кебек уеннар спорт залында дәвам итте.
Бу уеннар өлкән буын укытучыларның да күңелендә кышкы күңелле хатирә булып саклана. Мәшәкатьсез рәхәт балачакны искә төшерә.
-
21 февраль мәктәбебездә Халыкара туган тел көне 21.02.2023

Бүген, 21 февраль мәктәбебездә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттек. Бәйрәм җыр, биюләр белән аралашып барды. Козлова Наташа, Сәләхетдинова Әнисәләрнең башкарган җырларын тамашачылар алкышларга күмде. Шәмсетдинова Язилә шигырь сөйләп таң калдырды.
Туган телебезне саклау һәм үстерү безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча киләчәк буыннарга тапшыру безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.
-
Әфганчылар белән очрашу. 14.02.2023

Ел саен февраль аенда Чүти урта мәктәбендә Әфган җирендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Ә быел бу очрашуны шушы төбәктә туып үскән, бергә хезмәткә чакырылган, кайнар нокталарда бер-берсенә терәк булган егетләребез- Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Чүти, Мәлки авыл җирлеге баһадирлары- Чүти урта мәктәбенә җыелып “Әфганчылар” көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмнең мөһим өлеше мәктәбебез укучыларын Юнармия сафларына кабул итү булды. Әфганчы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры исемендәге юнармия отрядын 16 егет һәм кыз тулыландырды. Алар утны-суны кичеп кайткан абыйлары алдында ант бирделәр.
Әфганчылар хөрмәтенә уздырылган очрашуны мәктәп директоры Рәис Гарәфтин улы ачып, чыгышында ул егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген белдерде. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Кичә җыр, бию белән чиратлашып барды. Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара укучылар өчен чын тормыш дәресе булды.
-
"Лыжня Татарстана-2023“ 13.02.2023

11 нче февраль көнне мәктәптә "Татарстан чаңгы юллары-2023“ дип аталган массакүләм чаңгы ярышы узды. Анда авыл советы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. Ярышка страт бирелгәнче катнашучыларны Чүти авыл җирлеге башлыгы Тараканов Петр Петрович һәм Чүти урта мәктәбе директоры Хөснетдинов Рәис Гәрәфетдин улы котладылар. Алар чаңгычыларга яхшы кәеф, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.
11 февраля в школе прошла массовая лыжная гонка "Лыжня Татарстана-2023“. В нем приняли участие работники сельсовета, школьники, учителя. Перед стартом соревнований участников поприветствовали глава Чутеевского сельского поселения Тараканов Петр Петрович и директор Чутеевской средней школы Хуснутдинов Раис Гарафутдинович. Они пожелали лыжникам хорошего настроения, здоровья и удачи.
-
“Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайтты мине юлларым” 01.02.2023

“Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайтты мине юлларым” дигән тема астында мәктәптә студентлар белән җылы очрашу булып үтте. Эле мәктәптән китүләренә биш-алты ай гына үтсә дә, алар инде студентлар. Студентлар үзләренең яраткан мәктәпләрен, яраткан укытучыларын сагынып килгәннәр.
Аларның югары сыйныф укучыларына бирер киңәшләре дә бар. Һәрбер студентның телендә : “тырышып укырга”, “ монда алган белемнәр югары уку йортында бик кирәк”. Очрашу җыр-бию, уеннар белән аралашып барды. Мәктәбебезнең укучылары- студентлар очрашудан бик канәгать булдылар.





