Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | sch723@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 88 ученика /88 укучы, в филиале-9 учеников / филиалда -9 укучы |
| У нас учат: | 21 учитель/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Укучылар театр бәйгесендә. 23.02.2015

22 нче февраль көнне "Тамчылар" түгәрәгенә йөрүче балалар Кама Тамагы районында узган театр бәйгесендә катнашып Дипломга ия булдылар. Алар "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. 21.02.2015

23 февраль -Ватанны саклаучылар көне. Кадерле Әтиләребез! Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, бәхет һәм шатлыклар телибез!
-
Мәктәптә хәрби уен "Зарница" үтте. 20.02.2015

Бүген мәктәптә хәрби уен "Зарница" үтте. Уенда 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Кызлар һәм егетләр Калашников автоматын сүтеп җыюда, ату, медицинада ярыштылар. Һәр этап буенча җиңүчеләр билгеләнде, ә команда зачетында хәрби эш буенча иң яхшысы дип 2 нче рота билгеләнде.
-
Җыр һәм строй конкурсы. 19.02.2015

Бүген мәктәптә җыр һәм строй конкурсы булды. Конкурста 5-11 нче сыйныфлар катнашты. Ярыш бик кискен барды. 1 нче урынны 2 нче рота, 2 нче урынны 1нче рота алды.
-
Укучылар фәнни-гамәли конференциядә. 18.02.2015

Мәктәбебезнең 3 укучысы ТР Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Карадуган урта гомуми белем мәктәбендә” Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни – гамәли конференциядә катнаштылар: 11 сыйныф Вахитова Айназ, 10 нчы сыйныф Закирова Алсу, 9 нчы сыйныф Закирова Зилә. Алар катнашканны раслаучы сертификатларга ия булдылар.
-
Бакчалар иртә яздан чәчәккә күмелсен. 17.02.2015

Укучылар белән көздән җыеп калдырган орлыкларны барладык. Иртә яздан бакчаларыбыз чәчәккә күмелсен өчен, без инде күптәннән үк петуния, сальвияне, ә бүген цинерария чәчәге орлыкларын савытларга чәчтек.
-
Мәктәптә чаңгы ярышлары. 16.02.2015

Бүген Чүти урта мәктәбендә Әфганстанда батырларча һәлак булган Драндров Владимир истәлегенә 6-9 нчы сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Ярыш бик кискен барды. Малайлар командасыннан I -Уткин Айдар,II - Хасанов Ирек, III - Ахмедов Тимур. Кызлар командасыннан I -Тараканова Марина, II - Сулагаева Инна, III - Ахтямкина Динара алды. Барысы да бу ярыштан канәгать калдылар.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 16.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан классларда почмаклар булдырылды. Почмак җирле материалга нигезләнеп эшләнде.
-
14 нче февраль - Гашыйклар көне.
14.02.2015
14 нче февраль – Гашыйклар көне. Бу бәйрәмне билгеләп үтү – күркәм бер традициягә әйләнеп бара. Безнең мәктәбебез дә читтә калмады. Иң элек котлау открыткаларын өләштеләр, ә аннары бәйрәм өчен махсус әзерләнгән кичәне карадылар. Йомгаклау өлешендә мәктәбебезнең иң күп Валентинка җыючысы билгеләнде.
-
"Салават күпере". 14.02.2015

13 февраль көнне Олы Кайбычта "Салават күпере" спорткомплексы ачылды. Безнең мәктәп укучылары да бу тантанада катнаштылар. Мондый комплексның безнең районда ачылуы халык өчен куанычлы бәйрәм булды.





