Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | sch723@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 88 ученика /88 укучы, в филиале-9 учеников / филиалда -9 укучы |
| У нас учат: | 21 учитель/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Cөлге чигү бәйгесенә йомгак ясалды. 07.02.2014

Мәктәбебездә "Сәлге чигү" бәйгесе игълан ителгән иде .Бүген бу бәйгегә йомгак ясалды. Гәлләмова Эльвира--1 урын, Платонова Анжелика--2урын,Гиматева Минзилә 3 нче урынга лаек булды.Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Чаңгыда йөреп чыныгабыз. 04.02.2014

Кыш - сәламәтлегебезне ныгыту өчен менә дигән ел фасылы. Моны әти-әниләр дә яхшы аңлый. Шуңа күрә күп кенә гаиләләр көн саен чаңгыда йөрүне үзләренә максат итеп куйдылар.
-
Олимпиадага әзерлек. 03.02.2014

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Динара Казанда узачак татар теле фәне буенча олимпиадага әзерләнә. Динарага уңышлар телибез.
-
Туган көнең белән, Укытучы!
01.02.2014
Хөрмәтле Надия Кәримовна!
Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы - хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле , балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
-
Пробный ЕГЭ по русскому языку. 28.01.2014

Сегодня в школе состоялся пробный ЕГЭ по русскому языку. . Все успешно справились с заданиями ЕГЭ.
-
Ленинград блокадасана 70 ел. 27.01.2014

Мәктәптә Ленинград блокадасына 70 ел уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Бүген 5, 6 нчы сыйныфларда "Кирәкми безгә сугыш!" темасы астында тәрбия сәгате, ә 7 нче сыйныфта рәсем бәйгесе үтте. Бу бәйгедә барлык укучылар да бик теләп катнашты. Дәресләрдә презентацияләр кулланылды.
-
Уңышлар сиңа, Рафил! 25.01.2014

Чәчкаб урта мәктәбендә үткән бадминтон ярышларында мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Хөснетдинов Рафил 3 нче урынга лаек булды. Рафилга уңышлар телибез.
-
"Ел укытучысы-2014" 25.01.2014

Кичә Чүти урта мәктәбендә ОБЖ укытучыларының "Ел укытучысы-2014" конкурсының зона туры үтте. 1нче урынга Чүти урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Бикбов И.М. лаек булды.
-
Һөнәр сайлар вакыт җитте.
24.01.2014
Мәктәпкә 11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга Казан кооператив институтыннан делегация килде. Алар укучыларны әлеге югары уку йортына керү тәртипләре белән таныштырдылар. Шулай ук биредә нинди профессия алырга мөмкин икәнлекне аңлаттылар.
-
Сочи -2014.
21.01.2014
Сочида узачак кышкы Олимпиадага санаулы көннәр генә калды. Бүген мәктәбебезнең 5,6 нчы сыныфларында "Хуш киләсең, Олимпиада! " дигән сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар Олимпиада узачак объектларның презентациясе белән таныштылар, Олимпиадага багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр.





