Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | sch723@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 88 ученика /88 укучы, в филиале-9 учеников / филиалда -9 укучы |
| У нас учат: | 21 учитель/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Кайбычта-"Көзге ярминкә". 29.09.2019

Бүген район үзәгендә чираттагы ярминкә үтте. Чарада барлык мәктәпләр дә катнашты. Ярминкәдә күңелең теләгән әйберне сатып алу мөмкинлеге бирелде. Укучылар халыкка яшелчә, җиләк-җимеш, үз куллары белән эшләнгән әйберләр, сөт продукциясе, тәкъдим итте.
-
"Табигать могҗизалары" бәйгесе. 28.09.2019

Бүген мәктәптә "Табигать могҗизалары" бәйгесе үтте. Бәйгедә барлык сыйныфлар да бик теләп катнашты. Укучылар хыял көчен эшкә җигеп, яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән төрле сыннар ясаганнар.
-
Мәктәптә көзге кросс. 23.09.2019

21 нче сентябрь көнне мәктәп укучылары көзге кросста катнашты. Физкультура укытучысы Сергей Васильевич укучыларны тиешле группаларга бүлеп, җәйге спорт төрләреннән иң киң таралганы– йөгерү буенча ярыш оештырды.
-
Куркынычсызлык айлыгы. 19.09.2019

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 18 нче сентябрь көнне мәктәптә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде.
В школе прошла учебно-тренировочная эвакуация для всех учащихся и работников школы.
-
Ата-аналар җыелышы. 13.09.2019

13 нче сентябрь көнне Чүти урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры Бухарова Л.Г. мәктәпнең эчке кагыйдәләре турында сөйләде. Укытучылар дәрестән тыш эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, яңа уку елына төзелгән план белән таныштырдылар. Кайбыч районының полиция хезмәткәре Тимершин Ф.Р. әти - әниләргә балаларның юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен сорады. Авылыбыз фельдшеры Сәйфетдинов Р.Р. әти - әниләргә гриппка каршы профилактик чараларны искәртте.
-
Иң күңелле вакыт. 12.09.2019

Чүти мәктәбе елдан-ел үзенең матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән кешеләрне сокландырып тора. Укучыларыбыз анда ярыша-ярыша берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык чәчәкләр үстерәләр.
Иң күңелле вакыт - бакчада уңыш җыю. Эре-эре яшелчәләрне күмәкләшеп җыйганда балаларның йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөркелә.
-
Акция "Капля Жизни" 04.09.2019

3 сентября, в День солидарности в борьбе с терроризмом, учащиеся приняли участие во Всероссийской акции «Капля жизни». Дети почтили память жертв террора минутой молчания. Символом стала чаша с водой, откуда дети в сложенные лодочкой ладони, набирали воду и с пожеланием светлой памяти всем погибшим в терактах, поливали цветы.
-
Белем көне 02.09.2019

Бүген мәктәбебездә белем бәйрәме үткәрелде. Күңелдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Чарада Кайбыч районы вәкиле Алексей Николаевич, әти-әниләр, килгән кунаклар һәм мәктәбебез укучылары катнашты.Бәйрәм күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Белем көне һәм Яңа уку елы котлы мөбәрәк булсын!
-
Сделали флагшток во дворе школы. 27.08.2019

Вступил в силу Федеральный конституционный закон об обязательном размещении флага Российской Федерации на территории всех общеобразовательных учреждений в рамках патриотического воспитания юного поколения.
Флаг должен постоянно находиться на здании или быть закрепленным на флагштоке, который устанавливается во дворе школы. Полотнище будет подниматься во время культурно-массовых мероприятий (на спортивных праздниках в том числе), проводимых любой образовательной организацией. Наши учителя сделали флагшток своими руками, который не погнётся от сильного ветра.
-
Бүген мәктәптә махсус комиссия булды. 13.08.2019

Бүген мәктәптә махсус комиссия булды. Алар мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр. Комиссия тикшерү эшен мәктәпнең тышкы кыяфәтен, бакчаны караудан башлады. Соңрак санитар бүлмәләр, бәдрәфләр, җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары, бинаның ишегалды территорияләре тикшерелде. Комиссия әгъзалары барлык кабинетларда, ашханәдә, спорт залында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә игътибар иттеләр.





