Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | |
| E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 2019 |
| У нас учатся: | 32 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
-
Математика шөгыле. 02.04.2024

Зурлар төркемендә математикадан өстәмә белем бирү эшчәнлеге. Хәтер,сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Тәрбияче: Салахова И.Г.
-
Туган якка яз килде. 26.03.2024

Балалар язгы матур көнне күзәттеләр. Алар язгы күренешләр белән кызыксындылар, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәнделәр,уеннар уйнадылар. Тәрбияче: Насретдинова Д.М.
-
“ Тиенкәй” бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2024

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. “Тиенкәй” балалар бакчасы әлеге бәйрәмне бик күңелле итеп билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.









