Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Новости
Гомуми ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 25.01.201424 гыйнварда мәктәбебездә “Гаиләдә ата-ана һәм бала мөнәсәбәте”дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Көн тәртибендә
1. “Беренче яртыеллык нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар”- Садриева Р.З.
2. “Гаиләдә ата-ана һәм балалар арасындагы каршылыклар, аларны хәл итү юллары һәм ата-аналарга киңәшләр” –Насретдинова А.А.
3. Район полиция бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Гөмәрова Р.Р. чыгышы.
4. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. чыгышы иде
Җыелыш башында ата-аналар сыйныф җитәкчеләре белән очрашып, балаларның укудагы һәм тәрбиядәге уңышлары һәм проблемалары турында сөйләштеләр. 9 сыйныф ата-аналары белән исә укучыларның ДЙАнә әзерлек эшләренең үзенчәлекләре уртага куеп сөйләшенде. Ата-аналарга балаларының өйдә ДЙАнә хәзерләнү буенча контрольне көчәйтү бурычы куелды.
Садриева Р.З. 1 нче яртыеллык буенча мәктәпнең укыту эшчәнлегенә анализ ясады.
Докладчы Насретдинова А.А. чыгышы эченә кергән биремне ата-аналар кызыксынып эшләп, балаларның үзенчәлекле шәхес булуы турында нәтиҗә ясадылар. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. үзенең чыгышында узган җыелышның карарлары үтәлешенә дә тукталды.
Җыелыш эчтәлекле һәм җанлы узды.
К списку новостей







