Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Новости
2014 нче ел- мәдәният елы
Опубликовано: 05.02.2014Безгә, бер төркем Кошман мәктәбе укучыларына аның Галия Кайбицая йөрткән музейда булу бәхете елмайды. Анда без сыйныф җитәкчебез Айгөл апа белән бардык. Музей директоры Энҗе Рамил кызы Мингалиева һәм Эльмира Равил кызы Сафина безне районыбыз тарихы, аның кешеләре турында сәяхәткә алып кереп китте. Сәяхәтнең башы Кайбыч төбәгенә багышланган этнографик залдан гыйбарәт. Бу залда Кайбыч районы кешеләренең көнкүреше турында белешмәләр, эш кораллары, киемнәр җыелган. Икенче тукталышыбыз Галия Кайбицкая иҗаты, яшәеше турындагы зал булды. Опера йолдызының үзенә күчкәнче аның ата-анасы,туган җиренә багышланган фотолар, мәгълүматлар белән таныштык. Галия Төхвәтуллина бик ишле гаиләдә туа: алар барысы 15 бала! Әмма унбиш баланың нибары 7се исән-имин кала. Аталары Мотыйгулла Төхвәтуллин балаларының сәнгатькә хезмәт итүче, музыкаль белемле итеп күрәсе килә. Һәм сүзләре хак килә. Опера сәхнәсендә яңа йолдыз -Галия Кайбицкая кабына! Аның иҗаты турында музейда гаять күп күләмдә мәгълүмат тупланган. Галиянең кайда укуы, кемнәр белән дуслашуы, нинди операларда җырлавы турындагы белешмәләр музейда байтак җыелган.
Сәяхәтебезнең өченче ноктасы Музыкаль зал булды. Бу залда Галия Кайбицкаяның моңлы тавышын ишеттек. Анда без Галия Кайбицкаяның өлкән абыйсы Камиль Төхвәтуллин турында да белешмә алдык. Аның да мәшһүр сәнгать кешесе булуына тагын бер кат инандык. Мәгълүматлар туплагач Эльмира Равилевна безнең игътибарлылыкны тикшерү өчен викторина тәкъдим итте. Сынатмадык бугай!
8 нче сыйныф укучысы Чулпан Гарифуллина
Фоторепортаж:
Жизнь школы







