Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Новости
Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә
Опубликовано: 13.02.2014Әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбиялә, гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан бүген башлангыч сыйныф укытучылары Хәмидуллина М.С. һәм Садриева Э.Р. шул исем астында гаиләләр арасында бәйге уздырдылар. Ярышта Сабировлар (3 кл), Әсәдуллиннар (2 кл), Хикмәтуллиннар (3 кл), Миңнуллиннар(3кл), Фәизовлар (1 кл), Сәмигуллиннар (2 кл), Сабировлар (4 кл), Насретдиновлар(2 кл) катнашты. Спорт ул кешеләрне берләштерә, дуслаштыра торган бер чара. Спорт сөюче кеше генә сәламәт, матур була ала. Тату гаиләдә генә тәрбияле, акыллы балалар үсә. Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынарга килделәр һәм сынатмадылар. Бәйге бик күңелле узды: төрле конкурслар, олимпиада турында сораулар, спорт уеннары, боулинг һәм һәм хәтта биюләр дә булды. Биредә беркем дә җиңелмәде, ә киресенчә үз-үзләрен яхшы кәеф, күтәренке күңел белән бүләкләделәр, һәр гаилә төрле номинацияләрдә Грамоталарга лаек булды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Фоторепортаж:
Спортивная жизнь







