МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
29.06.2013
9 нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналары мәктәп фонтаны янына куярга торна бүләк иттеләр. Фонтан янында торна бик матур тора!
-
Чыгарылыш кичәсе - 2013 28.06.2013

Менә 9 нчы сыйныф укучылары өчен дә 2012-2013 нче уку елы тәмамланды. Куркып көтеп алган имтиханнар артта калдылар. Мәктәбебезнең 7 укучысы кулларына аттестат һәм яңа формада тапшырылган имтиханнары турында белешмә алды. Бүгенге көн укучылар өчен бик шатлыклы, ә менә ата-аналар һәм укытучылар йөзендә бераз гына сагыш та күренә.
-
Куаныч! Безнең мәктәптә дә фонтан бар! 26.06.2013

Мәктәптә укучыларны куандырып фонтан эшли башлады. Фонтан янында утырып ял итүләре бигрәк күңелле һәм рәхәт!
-
Авыл китапханәсенә сәяхәт 24.06.2013

Лагерь укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Миләүшә апа аларны яңа китаплар белән таныштырды.
-
Яфраказык җыю дәвам итә...
22.06.2013
Мөрәледә укытучылар тарафыннан яфраказык җыю дәвам итә. Бүген мәктәп коллективы кабат яфраказык әзерләргә бардылар. Кыш көне без җыйган яфраказык эре мөгезле терлек өчен файдалы булсын иде инде!
-
Лагерьда "Хәтер көне" 22.06.2013

Көн артыннан көн үткәне сизелми дә... Менә укучылар бүген лагерьда 13 көннәрен уздыралар. Бүгенге көн "Хәтер көне" буларак уза, чөнки нәкъ шушы көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланып китә. Балалар ул вакытларны искә алып, һәйкәл янына бардылар һәм чәчәкләр куйдылар. Шулай ук мәктәп музеендагы сугыш чорына багышланган бүлекне дә карадылар. Еллар узуга карамастан, тарих хәтердән югалмый - кеше күңелендә яши!
-
Лагерь экскурсиягә китте
21.06.2013
Бүген мәктәп янында оештырылган лагерьда ял итүче балалар Буа шәһәренә экскурсиягә киттеләр. Экскурсиянең программасы бик кызыклы һәм файдалы итеп оештырылган. Балалар бассейнда, боз сараенда рәхәтләнеп ял итәчәкләр.
-
18.06.2013

Бүген, инде менә икенче мәртәбә, мәктәп коллективы шоссе буен чабарга чыкты.
-
Соңгы имтихан
17.06.2013
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән яңа формада имтихан тапшыралар. Уңышлар сезгә, укучылар!!
-
15.06.2013

15 июня на нашей планете отмечается Всемирный день ветра (Global Wind Day). Инициаторами создания столь необычного на первый взгляд праздника стали Европейская ассоциация ветроэнергетики и Всемирный совет по энергии ветра. Цель его проведения — привлечение внимания общественности (в первую очередь, представителей энергетических комплексов разных стран) к огромному потенциалу ветроэнергетики.












