Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | s-albina86@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 22 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Театр яратабыз 15.11.2017

Безнең балалар бакчасында балалар театр бик яраталар.Якынлашып килүче әниләр бәйрәменә дә балалар әкият сәхнәләштерергә әзерләнәләр.Буш вакыт булган саен репетиция ясыйбыз.
-
Игелек дәресе 13.11.2017

"Яхшы эшләр"атналыгы кысаларында безнең балалар бакчасында игелек дәресе булып узды.Балалар үзләренең төрле игелекле эшләр башкарулары турында сөйләштеләр.
-
Педсовет
11.11.2017
Берләштерелгән план буенча Кайбыч "Миләшкәй балалар бакчасында педсовет булып узды.Безнең балалар бакчасы мөдире Вахитова Ф.Ф презентация белән катнашты.
-
Рәсем шөгылендә 08.11.2017

Балаларны эстетик яктан тәрбияләүнең бер элеше рәсем шөгылендә тормышка ашырыла.Балалар үз эшләренең нәтиҗәсен күреп шатланалар.
-
Бармак театры 03.11.2017

Без балалар белән әкиятерапия һәм бармак уеннарын еш кулланабыз.Бармак уеннары- өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу,күңел ачу чарасы.Бармак уеннары баланың кәефен яхшырта,күңелен күтәрә.
-
Мәктәптә бәйрәмдә булдык 28.10.2017

Бүген безнең балалар кунакка көзге бәйрәмгә мәктәпкә керделәр.Күптән түгел генә балалар бакчасында йоргән дуслары бүген 1 класста укыйлар.Аларның мәктәптәге уңышлары белән кызыксындык.Укучылар бик оста чыгыш ясадылар.Барыбызга да бик ошады,күңелле булды.
-
Конституция өйрәнәбез 26.10.2017

Буген без балалар белән илнең төп законы-Конституция турында сөйләштек.Аның роле һәм мәгънәсе буенча бәяләп бетереп булмый торган закон икәнен аңладык.Ул дәүләтнең төзелешен,хакимият органнарын оештыру тәртибен,гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели торган закон икәнен белдек.
-
Балалар иминлеге 24.10.2017

Буген безнең балалар бакчасында кунакта Буа шәһәреннән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең профилактика булеге начальнигы Сергудаева А.В иде.Ул балаларга юл билгеләреннән торган комплект калдырды,әнгәмә үткәрде.
-
Көзге өмә 21.10.2017

Бүген безнең балалар бакчасында зур көзге өмә булып узды.Өмәдә барлык тәрбиячеләр,бакча хезмәткәрләре актив катнашты.Коелган яфракларны,чупләрне җыйдык,күпъеллык чәчәк түтәлләрен җылыттык.Яңа чәчәкләр утыртып калдырдык.
-
Алтын көз бәйрәме 20.10.2017

Бүген безнең балалар бакчасында бәйрәм.Залыбыз алтын көзне хәтерләтеп төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән.Балалар һәм әти-әниләр куллары белән эшләнгэн көзге темага ясалган паннолар күргәзмәсе оештырылды.Бәйрәмгә дәү әниләребез,мәктәп укучылары чакырылды.Көз бәйрәме матур шигырьләр,көз турында җырлар,биюләр,уеннар белән барды.Соңыннан Алтын Көз кереп балаларга кәрзиненнән тәмле алмалар калдырып китте.



