МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Коррупциягә каршы көрәш көне 10.12.2022

9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге көн уңаеннан мәктәптә төрле чаралар планлаштырылды. Укучылар арасында "Коррупциягә юк, дип әйт!" дигән темага рәсемнәр, иншалар, видеороликлар конкурсы игълан ителде. 1-9 нчы сыйныф укучылары арасында оештырылган әлеге конкурста 15 укучы катнашты. Укучыларның әлеге эшләреннән күргәзмә оештырылды. Иң яхшы дип табылган эшләр конкурсның муниципаль этабына җибәрелде. 8 нче декабрь көнне барлык сыйныфларда "Намус һәм вөҗдан буенча яшәү" дигән темага Бердәм сыйныф сәгате уздырылды.
9 декабря-Международный день борьбы с коррупцией. В рамках этого дня в школе были запланированы различные мероприятия.Среди учащихся 1-9 классов был объявлен конкурс рисунков, плакатов, сочинений и видеороликов "Скажи коррупции, нет!". В конкурсе приняли участие 15 учащихся. Из этих работ учащихся была организована тематическая выставка. Лучшие работы были направлены на муниципальный этап конкурса. 8 декабря во всех классах был проведен единый классный час на тему "Жить по совести и чести".
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2022

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатындамахсус даталар яки көннәр билгеләнә. 9 нчы декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бүген мәктәптән тыш эшләрү үзәгендә, укучыларны яшь армиячеләр сафына кабул иттеләр. Районыбыз мәктәбе укучылары белән берлектә, безнең мәктәпнең 4 укучысы да яшьармиячеләр сафна кабул ителде. Болар, Илназ Галиуллин, Реваль Сәйфетдинов, Илсинә Сафина, Ильвина Шагиәхмәтова. Әлеге укучыларны Советлар Союзы Герое, шагыйрь - патриот Муса Җәлил исемен йөрткән яшь армиячеләр отрядына кабул ителүләре белән котлыйбыз. Биргән антларына тугъры калып, яшь армияче исеменә тап төшерми укуларын, яшәүләрен телибез!
Каждый регион, каждая страна гордится своими героями, которые в мирном труде, в Великой войне показали пример мужества, бесстрашия. В целях почтения и увековечения их памяти устанавливаются особые даты или дни. 9 декабря наша страна отмечает День Героев Отечества. Сегодня в центре внешкольной работы "Э.К.О." состоялся прием учащихся в ряды юнармии. Вместе с учащимися нашего района в ряды юнармейцев были приняты 4 ученика нашей школы. Это Ильназ Галиуллин, Реваль Сайфутдинов, Ильсина Сафина, Ильвина Шагиахметова. Поздравляем этих ребят с принятием их в юнармейский отряд имени Героя Советского Союза, поэта - патриота Мусы Джалиля. Желаем, чтобы они учились и жили достойно, оставаясь верными клятве юнармейца!
-
Билгесез солдат көне 03.12.2022

3 нче декабрь илебез тарихында "Билгесез солдат көне" буларак билгеләп үтелә. Барлык сыйныфларда һәм Муса Җәлил исемендәге отрядның яшь армиячеләре өчен әлеге дата уңаеннан чаралар узды.
Сегодня, 3 декабря, в нашей стране отмечается "День Неизвестного солдата". Во всех классах и для юнармейцев отряда имени Мусы Джалиля прошли мероприятия, приуроченные к этой дате.
-
СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2022

1 нче декабрь- СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан 9 нчы сыйныф укучылары белән тематик сыйныф сәгате уздырылды. Чарада фельдшер Сафина Люзия Һади кызы катнашты, ул укучыларга аңлаешлы телдә әлеге авыру турында кирәкле мәгълүмат җиткерде.
1 декабря-День борьбы со СПИДом. С учащимися 9 класса провели тематический классный час. В мероприятии приняла участие фельдшер Сафина Люзия Хадиевна, которая на понятном языке довела до школьников необходимую информацию о заболевании.
-
"Татарча диктант" яздык 26.11.2022

25 ноябрь көнне мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Быел җиденче тапкыр узучы әлеге акциянең асылы татарча дөрес итеп язу, әдәби татар телен камилләштерүгә юнәлгән. Диктантка Зөлфәт Хәкимнең "Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?" әсәреннән өзек тәкъдим ителгән иде. Диктантны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Илсинә Илгиз кызы укыды.
25 ноября коллектив учащихся и учителей школы присоединился к акции "Татарча диктант". В этом году акция проходит в седьмой раз и направлена на то, чтобы грамотно писать на татарском языке, совершенствовать литературный татарский язык. Диктант читала учитель татарского языка и литературы Шакирова Ильсина Ильгизовна.
-
9 нчы сыйныфта җыелыш узды 19.11.2022

9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында бүген ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның темасы: "Төп дәүләт имтиханына әзерлек. Сынаулык имтиханнарына анализ". Җыелышта математика, рус теле укытучылары, шулай ук укучыларны сайлап алган фәннәрдән әзерләүче фән укытучылар чыгыш ясадылар, киңәш тәкъдимнәрен бирделәр.
В 9 классе прошло родительское собрание с участием учащихся, на тему "Подготовка к ОГЭ. Анализ пробных ОГЭ", с целью ознакомления родителей с процедурой подготовки и проведения ОГЭ.
-
День правовой помощи 18.11.2022

На основании письма Министерства Юстиции Республики Татарстан, в целях повышения уровня правовых знаний учащихся, сегодня в школе прошел "День правовой помощи детям". В рамках этого дня были организованы Единые классные часы. В 1-4 классах на тему "Я и мои права", в 5-9 классах на тему "Мы в ответе за свои поступки"
-
Нәзиләне котлыйбыз! 15.11.2022

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә, 1 нче сентябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр дәвам итүче "Кулланучыларның хокукларын яклау" олимпиадасында катнашты һәм "Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдәге уңышлары өчен" дип аталган номинациядә җиңүче булып танылды. Җитәкчесе Шакирова Илсинә Илгиз кызы. Нәзиләне һәм җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз!
Ученица 8 класса Гирфанова Назиля приняла участие в "Олимпиаде защиты прав потребителей", которая проходила с 1 сентября по 7 ноября, и стала победителем в номинации "За успехи в изучении прав потребителей на татарском языке". Руководитель Шакирова Ильсина Ильгизовна. Поздравляем Назилю и ее руководителя!
-
Юбилярны котладык! 14.11.2022

14 нче ноябрьдә хөрмәтле хезмәттәшебез Фрадия Зөфәр кызы Габидуллина гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзенең сабырлыгы, тыйнакыгы белән аерылып торучы хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз. Фрадия ханым мәктәбебезнең мөһим юнәлешләренең берсен- хуҗалык эшләрен тырышып алып бара. Вазыйфасына җаваплы каравы, һәрвакыт эшен төгәл башкаруы белән аерылып тора ул. Үзенә генә хас булган сөйкемлелеге, юмор хисе белән тирә-юньдәгеләрнең күңелен яулый белә. Акыллы, зирәк, тапкыр кеше ул.
Хөрмәтле Фрадия Зөфәровна! Киләчәк тормышыгызда сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле гомер телибез! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттагыча сабыр булып калыгыз. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
-
Ата-аналар җыелышы узды 12.11.2022

Бүген 1 нче чирек йомгаклары буенча мәктәпкүләм ата-аналара җыелышы узды. Җыелышта ата- аналарга алдында 1 нче чирек йомгакларына анализ ясалды, төрле мәсьәләләр каралды. Директор, аның урынбасарларының чыгышлары тыңланды.
Сегодня по итогам 1-й четверти состоялось общешкольное родительское собрание. На собрании перед родителями был проведен анализ итогов 1 - й четверти, рассмотрены различные вопросы. Были заслушаны выступления директора, его заместителей.








