МУ «Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образования ИК МО "Город Казань" по Кировскому и Московскому районам»
Визитная карточка
| Адрес: | 420032, г.Казань, ул. Деловая,11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | kirov-imc@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УМС ИМО УО ИКМО г. Казани по Кировскому и Московскому районам |
| Руководитель: | Царегородцева Ольга Николаевна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости МУ "ИМО ГМЦ по Кировскому району г.Казани"
Юбилей Татарской гимназии №4 Кировского района
Опубликовано: 16.12.2011Гөлфия Мансур кызы Габдрахманова,
4 нче гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары,
Фәридә Шәйхи кызы Әхмәтҗанова,
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,
Ләйсән Зөфәр кызы Гайнетдинова,
оештыручы педагог
Моңлы көй яңгырый. Гимназия бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, чәчәкләр.
Татарстан Республикасы Гимны яңгырый. Укучылар, кунаклар торып басалар.
А.Б. Гимназиям! матур тарихың бар,
Шәкертләрең синең җитәрлек.
Арасында шундый зур шәхесләр,
Дан казанган, исең китәрлек.
Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,
Таныш чыңы һаман колакта.
Бер мизгелгә вакыт туктап торчы,
Без кайттык бит тагын яшь чакка...
А.Б. Хәерле көн! Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укучылар. Бүген безнең гимназиябездә зур бәйрәм. Ләкин гади генә бәйрәм түгел! Бүген 4 нче гимназиянең 20 еллык юбилей көне. Уйлап карасаң, 20 ел гомер сизелми дә үтеп киткән, шушы вакыт эчендә күпме укучыларына дөрес юнәлеш биреп олы юлга озаткан, күпме шәхес тәрбияләгән безнең гимназиябез. Әлбәттә моңа безнең укытучыларыбыз күп көч куйган.
А.Б. Хәзер сүзне гимназиябез сулышына җан өрүче, безне тату бер коллектив итеп иҗади эшләргә этәрүче директорыбыз – Вахитова Илхания Абзаловнага бирәбез. (Гимназия директоры чыгышы).
А.Б. Сезнең алдыгызда “Татар моңы” лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты Азат Фазлыев җырлый.
А.Б. Кадерле дуслар! Безгә килгән кунаклар белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез!
1.