Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Лагерьда -Спорт бәйрәме 14.06.2017

Бүген тәрбиячеләр Рәхимова Р.К. , Гильфиева А.Р. лагерьга йөрүче балалар белән "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дигән спорт уеннары оештырды.
-
Россия көне билгеләп үтелде 13.06.2017

Бүген лагерьда тугызынчы көн. Лагерьда йөрүче балалар арасында Россия көненә багышлап "Дәүләт символларын беләсезме?" бәйгесе үтте.
-
"Мәктәбебезне чәчәкләргә күмик!" 10.06.2017

Бүген мәктәп территориясендә чәчәкләр утыртылды. Җәй башыннан көзге салкыннарга кадәр мәктәбебез, гөлбакча булып, чәчәкләргә күмелеп, һәркемне үзенә чакырып торыр!!!
-
"Күңелле уен" ярышы. 09.06.2017

-
"Саф һавада хәрәкәтле уеннар" 08.06.2017

Бүген мәктәбебезнең спорт мәйданчыгында лагерьда тәрбияләнүче балалар спорт уеннары уйнадылар. Саф һавада үткәрелгән бу уеннар балаларда җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияли.
-
Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне 07.06.2017

Кичә, бөек рус шагыйрь А.С. Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан китапханәдә " Әкиятләр иленә сәяхәт" дигән күңелле уен-викторина узды.
-
"Исәнме, лагерь!". 05.06.2017

Бүгеннән мәктәбебездә 20 балага исәпләнгән мәктәп яны җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. 21 көн дәвамында балалар арасында спорт ярышлары уздыру, экскурсияләргә йөрү һәм башка тәрбияви чаралар оештыру планлаштырылды.
-
"Ел укучысы-2017" бәйгесе тәмам! 27.05.2017
Мәктәбебездә “Ел укучысы” исеменә лаек булган укучыбыз-Абдуллина Динә. Динә- Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында экологиядән, татар әдәбиятыннан- җиңүче, инглиз теленнән, җәмгыять белеменнән,татар теленнән – призер булды, Бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабында экология фәненнән призер, Вәсилә Галимуллина исемендәге олимпиадада рус теле фәненнән 1 урын, ”Билет в будущее” сочинениеләр конкурсының муниципаль этабында 2 урын, Сабир Әхтәмов истәлегенә “Память сердца” дип исемләнгән Бишенче республикакүләм фәнни-практик конференциядә “Минем беренче әсәрләрем” секциясендә 1 урын, укучыларның VI республикакүләм “Аксаков укулары”нда катнашучы Дипломы,”Через поиск и творчество” регионара фәнни конференциясендә “Кеше сәламәтлеге һәм экологик-биологик проблемалар” юнәлешендә 1урын, Р.Үтәмышев исемендәге “Зур фәндә минем урыным” конференциясендә ”Экология,география” секциясендә 2 урын, Эчке эшләр министрлыгының Кукмара бүлекчәсе уздырган “Хокук белемеңне тикшер” бәйгесендә максималь балл җыеп, Мактау Грамотасына лаек булды.Укучыбызны тәбрик итәбез!!!
-
"Ел сыйныфы-2017" бәйгесе нәтиҗәләре 27.05.2017

“Ел сыйныфы”-2017 “бәйгесендә абсолют җиңү яулаган класска Социалистик Хезмәт Герое Рим Ибраһим улы Зарипов исемендәге күчмә Кубок тапшырыла. Бу уку елында “Ел сыйныфы - 2017” конкурсында абсолют җиңүне 10 класс яулады. Сыйныф җитәкчесе –Нәҗипова Ләйсән Масхутовна.
-
"Сабантуе-көтеп алган бәйрәмебез" 26.05.2017

Кичә мәктәбебездә укучыларның сагынып көтеп алган бәйрәмнәре- Сабантуе үтте.
Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап-биеп, җырлап-көлеп
Бәйрәм итик көн буе.















