Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Туган көнең белән, Укытучым! 14.10.2016
Ни белән үлчәнә гомер?
Йөргән юллар белән.Уй чаткысы булып йөзгә төшкәнЮл-юл сырлар белән.Ни белән үлчәнә гомер?Менгән үрләр белән.Үзән – үрләрендә йөргән чактаБелгән серләр белән.Ни белән үлчәнә гомер?Калган эзләр белән.Кеше күңеленә орлык итепСалган сүзләр белән.Хөрмәтле ветеран укытучыбыз Хисамиева Фәүзия Фәрхетдин кызын олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.Мөхтәрәм укытучыбы! Сез бөтен гомерегезне, көчегезне балаларга белем бирүгә багышладыгыз, эчкерсезлек, ихласлык, туры сүзле булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Балалар күңеленә игелек орлыклары салып, үз хезмәтегезнең җимешләрен күрә алдыгыз. Сезнең укучылар арасында җитәкчеләр дә, укытучылар да, фән эшлеклеләре дә, авыл хуҗалыгында эшләп табыннарыбызны сый-нигъмәт белән тәэмин итүчеләр дә күп һәм алар барысы да Сезгә бик рәхмәтле.Фәүзия Фәрхетдиновна! Күркәм юбилегыз белән Сезне! Сезгә озын гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез,шатлык-куанычлар белән, балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын!Ихтирам белән Байлангар урта мәктәбе укучылары ,укытучылары, әти-әниләре. -
Благотворительная акция "Подари книге вторую жизнь!" 14.10.2016
С целью пополнения фондов школьных библиотек учебной, научно-популярной, художественной и справочной литературой в Татарстане с 22 июля по 22 октября 2016 года проходит благотворительная акция «Подари книге вторую жизнь».Те, кто имеет дома прочитанные книги: художественную литературу по школьной программе, различные энциклопедии и другое - могут подарить их школе. Книги должны быть в хорошем состоянии.
Школьная библиотека с благодарностью примет литературу, и книги еще раз доставят удовольствие и пользу своим читателям.Присоединяйтесь! -
Күркәм юбилей уңаеннан... 13.10.2016
Без һәммәбез җирдә берәү генә,Беркемнең юк җирдә алмашы.Кабатланмас үз язмышы беләнТуа җирдә адәм баласы.Әйе, һәр авылның бик матур кешеләре була. Төскә-биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши авылыбызда. Алар масаеп йөрмиләр, тыныч кына яши бирәләр. Мөхтәрәм ветеран укытучыбыз Саттарова Дания Мәгъсүмовна- шундый шәхесләрнең берсе, авылыбызның хөрмәтле кешесе.Хөрмәтле Дания Мәгъсүмовна!Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да һәм бераз гына, бәлки, сагышлы да. Түгәрәк датагыз- әле ул әчкелтем-төчкелтем, тозлы-борычлы тормыш тәҗрибәләренең җитлеккән бер чоры гына. Йөзегездә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге гомер бәйрәмегездә әйтелгән ихлас теләкләр барысы да кабул булсыннар.Җир йөзендә төрле кешеләрнеңЯзмышлары була төрлечәКайберләре – тумый картаялар,Кемдер картайса да, яшьләрчә.Андый кешеләргә карыйсың да,Күңел куя хәтта көнләшеп.Башка уйлар килә "бу кеше , дип,Булса иде дустың, сердәшең”.Ходай Сезне шундый кешеләрнеңБеренчесе итеп яраткан.Булган бөтен яхшы сыйфатларныЯшереп-яшереп Сезгә тараткан.Ләкин язмыш Сезне гел дә уңгаСыйпаштырып кына тормаган.Бәхет-шатлыкларны толым үреп,Каршылыклар белән сынаган.Бу гомерне ике килми ,диләр,Кирәкме соң ике килүе?Отышлырак, бер кат яшәгәндә,Чын кеше булып яши белүе.Сезгә бу ел тагын бер яшь өсти,Яшәү дәрте-мәңге сүнмәсен.Яшәү яме Сездә сүрелмәсенЙөрәгеңә кырау тимәсен!Олы хөрмәт белән Байлангар урта мәктәбенең укучылары, укытучылары, әти-әниләре. -
Наши успехи 10.10.2016

Сегодня,10 октября,на базе Многопрофильного лицея им. А.М. Булатова проходил районный День Учителя. В праздничный день нашу школу наградили Дипломом III степени в рейтинге по качеству образования по итогам 2015-2016 учебного года.
-
Мәктәп музее-тәрбия учагы. 10.10.2016

Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәненә хөрмәт, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәбебез музее зур әһәмияткә ия. Биредә авыл һәм мәктәп тарихы турында, авылның күренекле кешеләренә багышланган материаллар,фоторәсемнәр,экспонатлар тупланган. Ел дәвамында балалар белән милли хәзинәләребезне өйрәнү буенча зур эш алып барыла. Сыйныф сәгатьләрендә, төрле чараларда укучылар музей экспонатлары белән даими танышып торалар.
Рәсемдә: музей экскурсоводлары 6 сыйныф укучыларын "Кукмарам-туган ягым" темасына үткән сыйныф сәгатендә туган ягыбызның тарихы, күренекле кешеләре белән таныштыра.
-
Укытучылар көне уңаеннан... 08.10.2016

Кичә, 7 октябрь көнне, Нормабаш авылы мәдәният йортында Укытучылар көненә карата тантаналы чара узды.
-
День самоуправления в школе 07.10.2016

Ежегодня, по традиции, в День Учителя старшеклассники проводят День Самоуправления. Заранее были распределены уроки. Дублеры-ученики провели линейку и уроки. День прошел насыщенно и интересно.
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" 07.10.2016

Балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклау, үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан башлангыч сыйныфларда "Күңелле спорт уеннары" оештырылды.
-
Алтын чыккан җирендә кадерле... 06.10.2016

Бүген Байлангар авылы җирлегендә истәлекле вакыйга булды: Кукмара муниципаль район советы карары нигезендә авылыбыз мәдәният сараеның сул канатына урнашкан китапханәгә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, авылдашыбыз Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016

Хөрмәтле укытучылар, коллегалар!
Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмебез-Укытучылар көне белән котлыйм!
Укытучылар- гомерләрен изге һөнәргә багышлаган кешеләр. Сезнең иҗади сәләтегез, тәҗрибәгез, югары һөнәри осталыгыгыз нигезендә мәгариф яхшы нәтиҗәләргә, иң мөһиме – укучылар һәм әти-әниләрнең рәхмәтләренә ирешеп килә. Сез белем бирүдәге гадәти алымнарны инновацион үзгәрешләр белән берләштереп, заман таләпләренә җавап бирердәй белемле балалар әзерлисез. Бу тантаналы көндә Сезгә иҗади үсеш, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа үрләр, уңышлар, җиңүләр, ныклы сәламәтлек, иминлек, зур бәхетләр теләп калам. Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкысын, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.
Педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Безнең мәктәп коллективы элек-электән өлкән буын белән аралашып яши. Бу аралашу ике як өчен дә бик файдалы. Өлкәннәребез куанып элекке эш урыннарына киләләр, мәктәп яңалыклары белән танышып баралар. Укучыларыбызның уңышларына сөенәләр. Җайлап кына үз киңәшләрен бирәләр. Бәйрәм белән Сезне! Тагын күп еллар аралашып яшәргә язсын, тормыш көзләрегез якты, тыныч, матур булсын, сәламәт булыгыз!
Зур ихтирам белән, мәктәп директоры Илсур Шарафиевич.















