Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Татарстан - страна дружбы, каждая нация - цветок матери" 26.01.2021

7 нче сыйныфта "Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" дип исемләнгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган сыйныф сәгате уздырылды.
В 7-м классе прошел классный час, посвященный Году родных языков и народов "Татарстан - страна дружбы, нация - цветок матери".
-
"Путешествие в страну сказок"/"Әкиятләр иленә сәяхәт" 21.01.2021

Ягез әле, килегез,
Тирәли тезелегез.
Әкият сөйлим сезгә,
Тезеп сүзләрен сүзгә... 3 нче сыйныфта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап "Әкиятләр иленә сәяхәт" дигән викторина булды. Кайсы гына милләтнеке булуга карамастан, әкиятләр һәрчак бердәмлеккә. дус һәм тату, тырыш булырга өйрәтә. Викторина барышында, укучылар отряд вожатые Кәримуллина Диләрә белән бергәләп төрле халык әкиятләрен, әкият геройларын искә төшерделәр, сорауларга җавап эзләделәр.
В 3-м классе прошла викторина "Путешествие в страну сказок", посвященная к Году родных языков и народного единства. Устное народное творчество всегда учат единству, дружбе, сплоченности, трудолюбию. В ходе викторины вместе вожатой отряда Каримуллиной Дилярой учащиеся вспоминали народные сказки, искали ответы на вопросы
-
Всероссийский конкурс "Учитель года России" 19.01.2021

"Россия Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гильфиева Алсу Раиф кызы катнашучы сертификаты алды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
Муниципальный этап Всеросиийского конкурса "Учитель года России". Учитель русского языка и литературы Гильфиева Алсу Раифовна получила сертификат участника. Поздравляем!
-
"Мы и дорожные знаки" / "Без һәм юл билгеләре" 16.01.2021

Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боералар,
Кирәк чакта кисәтәләр,
һәләкәтләр булмасын дип,
Телидер һәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә,
Бик сак булырга кирәк.
3 нче сыйныфта (кл.җитәкчесе Рәхимова Р.К.) отряд вожатые Кәримуллина Диләрә белән берлектә "Без һәм юл йөрү билгеләре" дигән әңгәмә-уен үтте. Укучылар бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр.
В 3-м классе (кл. руководитель Рахимова Р.К.) совместно с вожатой отряда отряда Каримуллиной Дилярой провели беседу-игру "Мы и дорожные знаки". Учащиеся вместе вспоминали правила дорожного движения и дорожные знаки.
-
Безнең көрәшчеләр 06.01.2021

Байлангар урта мәктәбе укучылары Вахит авылында Көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясадылар. Кәримуллин Инсаф - 1 нче урын (11 нче сыйныф), Кәримуллин Самат - 1 нче урын (5 нче класс). Укучыларыбызны спортта ирешкән уңышлары белән котлыйбыз!
Учащиеся нашей школы приняли активное участие в сореновании по борьбе "Көрәш", заняли призовые места в своих весовых категориях. Каримуллин Инсаф - 1-ое место, Каримуллин Самат - 1-ое место. Поздравляем!
-
Турнир "Итекле хоккей" / "Итекле хоккей" ярышы 03.01.2021

Яңа ел... Кышкы яллар... Кышкы каникуллар...Ә урамда әкрен генә талгын җил исә, мамыктай йомшак ап-ак карлар ява. Шундый рәхәт һава... Байлангар авылында итекле хоккей ярышы гөрли. Нәкъ авылча, җылы итек, киң бияләй киеп, рәхәтләнеп, шау-гөр килеп, урамнарны яңгыратып ярыш булды. Биш команда арасында безнең мәктәп командасы да үз көчләрен сынады.Саба районыннан килгән команда да үзләрен үрнәк яктан күрсәтте.
Зимние каникулы с пользой! Прекрасная зимняя погода... В нашей деревне прошел турнир "Итекле хоккей". Среди пяти команд и наша сплоченная школьная команда показала свой боевой дух, азарт! Была команда из Сабинского района, которая показала свое мастерство, командный дух.
-
C Новым годом! /Яңа ел белән! 01.01.2021

Яңа ел белән! Күкләребез аяз, илебез тыныч, тормышыбыз имин, күңелләребезнең көр булуын теләп калабыз. Булган борчу-хәсрәтләр үткәндә калсын. Яңа ел - яңа өметләр, яңа ышанычлар, яңа уңышлар, яңа омтылышлар алып килсен.
С Новым годом!
-
Безнең көрәшчебез 30.12.2020

5 нче сыйныф укучысы Кәримуллин Саматны татарча көрәш буенча чираттагы җүңүе белән котлыйбыз!!! Самат өчен бу җүңүләрнең әле бик-бик күп булуын теләп калабыз.Тренеры Гимадитдинов И.И.
Карамуллин Самат победитель в открытом турнире по борьбе "Көрәш" среди юношей 2006 года и моложе в весовой категории 36кг. Тренер Гимадутдинов И.И.Поздравляем!!!
-
Поздравляем! / Котлыйбыз! 28.12.2020

Безнең мәктәбебез укучысы Гиззатуллина Алинә геология фәненнән олимпиадада җиңү яулады (укытучысы Назипова Л.М.). Алинәбезне зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
Гиззатуллина Алина победитель муниципального этапа республиканской олимпиады школьников по геологии (учитель Назипова Л.М.). Поздравляем!!!
-
У нас Праздник / Бездә бәйрәм 26.12.2020

Ерактан, суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай,
Күчтәнәчләр тутырып...
Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Укучылар әзерләгән яңа ел тамашасы күңелле уеннар белән дәвам итте.
Сегодня в нашей школе прошел Новогодний праздник.















