Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Новости школы
Физика, математика һәм информатика атналыгы
Опубликовано: 17.03.2014Математика елы уңаеннан мәктәп күләмендә "Физика, математика һәм информатика" атналыгы бик файдалы һәм кызыклы үтте. Атна дәвамында дәресләрдән соң актлар залында төрле чаралар үткәрелде. Дүшәмбе көнне узган "Могҗизалар кыры" уенында Галиев Дилүс җиңүче булды. Сишәмбе көнне 5 -8 сыйныфлар арасында үткәрелгән "Математик аукцион" уенында 7 нче сыйныфларга тиңнәр булмады. Чәршәмбе көнне 9 һәм 10 нчы сыйныфлар катнашында "Физика алтыны" уены бик мавыктыргыч һәм җанлы үтте. Атнаның 4 нче көне кызлар һәм егетләр командалары арасында "Бәхетле очрак" уены белән истә калды. Бик киеренке уен тигез исәп белән 51-51 төгәлләнде һәм түгәрәк өстәл артында самовардан чәй эчү белән тәмамланды. 14 март көне пи саны астында, 7-11 сыйныфлар арасында "Брейн-ринг" уены үткәрелде. Физика фәненнән бик күп мавыктыргыч тәҗрибәләр күрсәтелде һәм мәгънәсе аңлатылды. Шимбә көнне мәктәбебезнең 6-11 сыйныфларында белем алучы алдынгы укучылар катнашында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены булды. Укучылар үзләренең тирән белемле булуларын тагын бер кат расладылар, җиңү яуладылар. Укучылар атна дәвамында күп төрле конкурсларда бик актив катнаштылар, Мактау Грамоталарына һәм бүләкләргә ия булдылар. 7 нче сыйныф укучысы Абдуллина Динә "Иң интеллектуаль укучы" исемен яулады, ә 9 нчы сыйныфтан Саттарова Зилә "Иң тиз хисаплаучы" конкурсында җиңүче булды.
Фотоларны галереядан карагыз!
Фоторепортаж:
Физика, математика һәм информатика атналыгы















