Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Новости школы
Көзге бал
Опубликовано: 29.10.2014Мәктәбебездә традицион бәйрәмнәрнең берсе көзге уңышны җыеп алганнан соң үткәрелә торган "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укучылары ачып җибәрде. Алар көз темасына кызыклы әкиятләр, җырлар, шигырьләр әзерләгәннәр. Бәйрәмнең икенче өлешен 5-7 сыйныфлар дәвам итте. Һәр сыйныфтан 2 шәр укучы класс исемен яклап КВНда чыгыш ясады. Һәр класс бәйрәмгә "күчтәнәч" әзерләп килде: төрле халык биюләре, флэшмоб, музыка коралларында уйнаулар бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәмнең өченче өлешен 8-11 сыйныф укучылары дәвам итте. Укучыларга телевизион шоуларда көз темасын чагылдырып пародияләр күрсәтү эше йөкләнде.8 нче сыйныфлар "Яңалыклар" тапшыруында илебездә генә түгел, районыбызда, авылыбызда һәм мәктәбебездә көз көне булган вакыйгалар турында кызыклы информаөия җиткерделәр, 9 нчы сыйныф укучылары "Жить здорово" тапшыруына пародия күрсәттеләр, 10 нчы сыйныфлар "Давай поженимся" тапшыруында сыйныфларындагы бердәнбер егеткә кәләш эзләү белән мәшъгуль булдылар, 11 ләр исә "Модный приговор" тапшыруында көзге модалы киемнәр турында фикер алыштылар. Бәйрәм күңелле җырлар, уеннар, биюләр белән аралашып барды.
К списку новостей















