Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Новости школы
Авылдашыбыз, мәгърифәтче галим Мөхәммәттаиб Гыйльман улы Яхинның буын дәвамчылары-бездә кунакта
Опубликовано: 13.05.2015Мөхәммәттаиб Гыйльман улы Яхин (1844-1910)- XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында татар дөньясында күренекле шәхес, татар иҗтимагый тормышында җуелмас эз калдырган фольклорчы, тәрҗемәче, галим .Аның нәсел җебе безнең Байлангар авылына барып тоташа.
Кичә мәктәбебездә барыбыз өчен дә күңелле вакыйга булды. Без авылдашыбыз, мәгърифәтче галим Мөхәммәттаиб Гыйльман улы Яхинның буынын дәвам итүче күркәм шәхесләр белән очраштык.
Менә алар-Таип Яхинның буын дәвамчылары:
Илдар Яхин- бүгенге көндә Саба мәчете имамы
Рөстәм Яхин-инженер-авиатор.
Рафис Яхин-Теләче районы Олы Кибәхуҗа хуҗалыгы җитәкчесе.
Ильяс Гилалов-экономист, географ-геодезист.
Рөстәм Мәһдиев- язучы, журналист, Мөхәммәт Мәһдиевнең бертуган абыйсы Рәшит Мәһдиевнең улы.
Без очрашуны оештыруда ярдәм иткән Ринат Нуруллинга иксез рәхмәтлебез. Ул - доцент, техник фәннәр кандидаты, язучы, күп китаплар авторы,"Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы". Аның 150 гә якын уйлап табу, фәнни һәм әдәби хезмәтләре бар.КГЭУ да укыта.
Рафис Нуруллин-полиция хезмткәре.
Бу очрашудан без Таип Яхинның шәхесе, нәсел-нәсәбе, киң колачлы эшчәнлеге , иҗатының идея-тематик, әдәби-үзенчәлекләре турында яңа мәгълүматлар белдек. Таип Яхинның нәсел җебе Байлангар авылына нигез салган Байтәвәккәл бабайның нәсел җебенә барып тоташа. Очрашуга килгән олы кунаклар безнең мәктәп музеена шушы Байтәвәккәл бабайның нәсел шәҗәрәсен бүләк иттеләр.
К списку новостей















