Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. М. Джалиля, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-642-67-56;+7(843)-642-67-57 |
| E-Mail: | G1.kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1" |
| Руководитель: | Касимов Васил Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 526 |
| У нас учат: | 46 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
03.10.2017

"Өлкәннәр безнең янәшәдә" акциясенә кушылып, 7 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Шәйхетдинова Р.Г. белән барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, 42 ел буе гимназиябездә химия фәнен укыткан Бариева Фәния Гаяновнаны өлкәннәр көне һәм Укытучылар бәйрәме белән котлап кайттылар. Гомер көзләренә кереп баручы һәркемне Өлкәннәр көне белән котлыйбыз, аларга саулык- сәламәтлек телибез, һәрчак якыннарының игътибарын, ихтирамын тоеп яшәсеннәр иде дигән изге теләктә калабыз.
-
03.10.2017

Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Укучының иминлек көндәлеге” проект- конкурс кысаларында гимназиянең 5 сыйныф укучыларына көндәлек таратты. Бу көндәлек укучыларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерергә, алган белемнәрен кулланып, юлларда имин йөрергә ярдәм итәчәк. Көндәлектәге биремнәрне үтәп һәм www.sakla.ru сайтындагы бәйгеләрдә катнашып җиңү яуласалар зур бүләкләргә ия булачаклар.
-
02.10.2017

“Изгелек эшләүнең юллары бик күп төрле, минемчә: яхшы киңәш, яхшы сүз, рухи я булмаса матди ярдәм, файдалы эш белән булышу. Тирә-юнебездә авыр хәлгә юлыккан, авырып киткән, гомумән, ярдәмгә мохтаҗ бихисап кеше яши. Кулыңнан килгәнчә ярдәм генә ит. Аларны да куандырырсың, үзең дә шатланырсың. Миңа калса, балаларның куануын күрү бигрәк тә яхшы гамәл. Аларның эчкерсез шатлануы күңелгә җылылык өсти. Нәкъ менә шундый бала ул Руслан. Ул бик акыллы малай. Әнисе һәм апасы өчен бик тә кадерле, аларның юанычы. Үзе сөйкемле, ягымлы, һәрвакыт елмаеп-көлеп тора. Бик юмарт малай да әле ул. Күчтәнәчеңне алганда, синең белән дә бүлешергә кирәк саный. Үзе белән сөйләшсәң, бик тә куана. Менә шундый, үзен яраттыра торган малай ул Руслан. Ничек инде аны яхшы сүзең, бүләгең, күчтәнәчең белән сөендермәскә. Күңеле шат булсын!” - ди 8 нче сыйныф укучысы Язгөл Самигуллина.
-
Стартовая диагностика в 5 классе
02.10.2017
В рамках развития Региональной системы оценки качества образования и реализации плана мероприятий на 2017 год с 27 сентября по 5 октября проводится стартовая диагностика:
- анкетирование 20.09 - 26.09
- по математике 28.09
- по читательской грамотности 03.10
- по русскому языку 05.10
-
02.10.2017

Мәрхәмәтле Татарстан эстафета акциясе уңаеннан Экологик белем бирү темасы буенча 30 Сентябрь көнне 1 б сыйныф укучылары Атлас Булатов исемендәге паркка экскурсиягә бардылар. Паркта экология дәресе үткәрелде. Укучыларга “экология” төшенчәсе, урамда, паркларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Укучылар агачларны сындырмаска, сакларга, табигатьтә чүп калдырмаска, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәнделәр.
-
30.09.2017
29 сентябрьдә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкны социаль яклау үзәгендә “Шәфкатьлелек атнасы – мәрхәмәтле эшләр” республика акциясендә катнашып, гимназиянең 4а сыйныфы укучылары озайтылган көн төркеме җитәкчесе Хисаметдинова Р. Р. җитәкчелегендә, Өлкәннәр көне уңаеннан концерт оештырдылар. Әлеге үзәктә ял итүче өлкәннәрне алар җыр-биюләр белән куандырдылар һәм үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.
-
"Юннат-2017" күргәзмә -ярминкәсе нәтиҗәләре 30.09.2017

Гимназия коллективы "Юннат-2017" күргәзмә-ярминкә бәйгесендә беренче призлы урынны алды."Юннат-2017" бәйгесендә катнашкан укучыларны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
1 нче октябрь - "Өлкәннәр көне" 29.09.2017

Гимназиядә "Өлкәннәр көне" уңаеннан ветеран укытучылар, техник хезмәткәрләр өчен бәйрәм оештырылды. 1-8 нче сыйныф укучылары өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар.Өлкәннәр бәйрәме концерттан соң чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкән укытучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәп музеенда булып , үзләренең эшләгән чорларын искә алдылар, иркенләп аралаштылар, ял иттеләр. Өлкәннәр үткәрелгән бәйрәм өчен гимназия коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
-
Көзге шәфкатьлелек "Мәрхәмәтле Татарстан" эстафетасы акциясе 28.09.2017

Гимназия укучылары һәм укытучылары 25 сентябрьдән 5 октябрьга кадәрле "Мәрхәмәтле Татарстан" көзге шәфкатьлелек атнасында үткәрелә торган чараларда катнашачак. Укучылар акциянең беренче этабын көзге эшләр белән башлап җибәрделәр. Барлык укучыларны шәфкатьлелек эстафетасы акциясендә актив катнашырга чакырабыз.
-
“Китапка икенче тормыш бүләк ит!” шәфкатьлелек акциясенә старт бирелде 28.09.2017

Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китап–дәреслекләрне, мәктәп программалары буенча әдәбият китапларын, төрле энциклопедияләрне мәктәп китапханәсенә тапшыра ала. Мәктәп китапханәсе китапларны бик рәхәтләнеп кабул итәчәк һәм сез биргән китап алга таба укучыларга файда китерәчәк. Акциядә катнашу бары тик теләк буенча гына. Акциянең нәтиҗәсе 28 нче октябрь – Халыкара мәктәп китапханәләре көнендә ясалачак. Алдынгы сыйныфларга һәм зур өлеш керткән укучыларга, укытучыларга Мәктәп дирекциясе тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылачак.













