Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. М. Джалиля, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-642-67-56;+7(843)-642-67-57 |
| E-Mail: | G1.kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1" |
| Руководитель: | Касимов Васил Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 526 |
| У нас учат: | 46 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Кышкы лагерь 30.12.2016

Бүген лагерьнең соңгы көнендә без район китапханәсенә бардык. Анда Алсу Расимовна балалар өчен кызыклы уеннар, чыршы тирәсендә жырлар, биюләр әзерләгән иде. Кинозалда 3D форматында мультфильмны да балалар яратып каралдылар. Китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез. Юл йөру кагыйдәләрен белугә багышлап викторина балаларга файдалы булгандыр дип ышанабыз. Шулай ук безне тәмле ашлар белән сыйлаган ашханә эшчеләренә рәхмәт әйтәбез. Барыгызны да киләчәк Яңа еллар белән!
-
Кышкы лагерь 29.12.2016

Күңелле безгә кышкы лагерьда!
Чаналар тартып, без киттек тауга.
Таудан выжылдап, шуып төшәбез.
Нәкъ апа торган җиргә җитәбез...
-
Гимназиядә яңа ел бәйрәмнәре 28.12.2016

22-24 нче декабрь көннәрендә 1-11 сыйныфлар өчен яңа ел бәйрәмнәре булды.Укучылар чыршы тирәсендә җырлар җырладылар, күңелле хәрәкәтле җырлы күмәк уеннар, биюләр башкардылар. Чыршы бәйрәмнәрен башлангыч сыйныф укытучысы Нугманова А., өзайтылган көн төркеме тәрбиячесе Мухаметзянова Г.ләр бик оста оештырдылар. Югары сыйныфлар катнашындагы сәхнәләштерелгән әкият геройлары чыгышы чыршы бәйрәмнәрен җанландырып җибәрде. Яңа ел бәйрәмнәренә килгән ата-аналар бик канәгать калдылар. Соңыннан ата-аналарның балалар белән бергә кыш бабай, кар кызы, әкият геройлары янында фотога төшүе оештырылды.
-
Кышкы лагерь 28.12.2016

Кышкы лагерь 28 декабрь.
1) Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә “Яңа ел” дип аталган укучыларның иҗади эшләр күргәзмәсен карадык.
2) Кукмара үзәк мәйданында булдык. Балалар белән төрле уеннар уйнадык, таудан шудык, әкият геройлары янында фотога төштек.
3) Төшке аштан соң мультфильмнар карадык, “Тылсымлы тартма ” уенын оештырдык.
-
Результаты олимпиад муниципального этапа Всероссийской олимпиады в 2016-2017 учебном году 28.12.2016

-
Результаты именных олимпиад муниципального уровня в 2016-2017 учебном году 28.12.2016

-
Республиканские Аксаковские чтения 27.12.2016

15 декабря в г. Казани состоялись Республиканские Аксаковские чтения, в которых активное участие приняла ученица 11 класса, Мустафина Диляра. Она представила свою исследовательскую работу "Равные среди равных", посвященную теме детей с ограниченными возможностями здоровья в произведениях русских и зарубежных писателей, и заняла 3 призовое место (учитель Шайхутдинова Р.Г.). Поздравляем!
-
Кышкы лагерь 27.12.2016

Лагерьның дүртенче көне дә мавыктыргыч һәм файдалы үтте. Зарядка ясап укучыларда көн буена җитәрлек энергия тупланды. Иртәнге туклыклы аштан соң, Булатов исемендәге ял паркына сәяхәт оештырылды. Балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйналды, таудан чана шуылды. Көндезге аштан соң “Иң яхшы биюче отряд” конкурсы үткәрелде, бүләкләр бирелде. Көн азагында көндәлек эшләргә анализ ясалды.
-
Кышкы лагерь 26.12.2016

2016 нчы елның 26 нчы декабре – Гимназия каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 2 нче көне. Укучыларыбыз куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, өстәл уеннары уйнадылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Соңыннан физкультура укытучысы Фаниса Маснавиевна сәламәтлек көне уңаеннан кинофильм күрсәтте.
-
Кышкы лагерь 24.12.2016

Кышкы лагерьны балалар түземсезлек белән көтеп алдылар. Алар бик теләп лагерьга йөриләр. Беренче көн бик күңелле башланып китте. Балалар белән “Кышкы маҗаралар” темасына рәсем конкурсы үткәрдек. Аларга урыннар билгеләдек. Җитезлеккә уеннар оештырдык. Соңыннан саф һавада хәрәкәтле кышкы уеннар уйнадык.













