Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 196 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
-
ПРОФЕССИОНАЛЬ ОСТАЛЫК БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТНЫҢ РЕГИОНАЛЬ ЭТАБЫ 30.03.2024

10 нчы сыйныф укучысы Шакирова Гүзәл юниорлар арасында һөнәри осталык чемпионатының Татарстан Республикасы региональ этабында «Агрономия» компетенциясе буенча I урын яулады. Курбанов Сәйдәш «Сити-фермерлык» компетенциясе буенча III урын яулады. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз!Санкт-Петербург шәһәрендә узачак Россия этабында Гүзәл Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак. Уңышлар телибез!
-
1 апрель - Халыкара кошлар көне 30.03.2024

Март ахырында, апрель башында безгә җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Алар безнең якларга оя ясап, бала чыгарыр өчен кайта. Ә без - кешеләр - аларны матур-матур оялар белән каршы алырга тиеш. Кошлар сайравын барыбыз да яратабыз. Яз үзе дә шул кошларның моңлы сайравы белән ямьле, күңелгә рәхәтлек бирә. Кошлар үзләре дә чиста, матур, тыныч урыннарда оя корырга яраталар. Шуңа күрә дә кешеләр сыерчык ояларын яктырак, тынычрак, куркынычсызрак урыннарга эләләр. Кошлар көнендә мәктәптә төрле акцияләр, чаралар уздырыла. 22 март көнне "Сыерчык оясын элеп куй" акциясе үтте. Балалар үзләре ясаган ояларны мәктәп территориясендәге агачларга урнаштырдылар. Ул көнне 30дан артык агачка 30 оя эленде. Мондый чара мәктәбебездә ел саен уздырыла. Балалар да кошлар көнен зарыгып көтеп ала. Алар үз куллары белән ясаган матур, кошлар өчен уңайлы оялар моның шулай икәнлеген дәлилләп тора.
-
Информация 23.03.2024

Уважаемые коллеги! В связи с трагическими событиями в Москве, VIII Республиканская научно-практическая конференция «Туган җир сулышы», переносится на неопределенный срок. Просим участников отнестись с пониманием. Новая дата проведения конференции будет объявлена дополнительно. Берегите себя!















