муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Гарипов Алмаз Минниахметович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 164 учащихся, 42 воспитанника |
| У нас учат: | 30 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
ГИБДД бүлеге җитәкчесе Фахрутдинов Фирдүс Канифович белән очрашу 22.03.2018

Каникул чорында балалар катнашында юл фаҗигаларын кисәтү максатыннан районыбызның ГИБДД бүлеге җитәкчесе Фахрутдинов Фирдүс Канифович белән очрашу уздырдык. Укучылар җәяүлеләргә, пассажирларга, велосипед һәм скутер йөртүчеләргә карата юл йөрү кагыйдәсендә язылган таләпләр белән таныштырылдылар.
-
Теннис 22.03.2018

Галиев Б, Хусаенова Г., Мамадҗанов И., Гатауллина Ф., укытучылары Гимадиев Ә.И. җитәкчелегендә мәктәбебезнең данын яклап районыбыз башлыгы кубогына үткәрелгән өстәл теннисы ярышында катнаштылар.
-
СХПК “Урал”ның фермаларына экскурсия 22.03.2018

СХПК “Урал”ның фермаларына 6 класс укучыларының профориентация юнәлешендәге экскурсиясе файдалы һәм нәтиҗәле узды.
-
7 сыйныфта “Батырлык “ дәресе 22.03.2018

Алинә Ринатовна җитәкчелегендә 7 класс укучылары мәктәп музеенда “Батырлык “ дәресен дә булдылар.
-
Мини футбол башлангычлар
17.03.2018
Шакиров С., Ганиев Б., Юнусов А., Закиров Р., Хакимов И., Гарипов А., Гатауллин Р., Ганиев Р. районыбыз беренчелегенә үткәрелгән мини-футбол ярышында мәктәбебез данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Сайлау 17.03.2018

Республика күләмендә үткәрелгән «Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында укучыларыбыз хөрмәткә лаеклы бик күп яхшылыклар эшләделәр: чишмәләр чистарту, ветераннарга һәм ялгыз яшәүче олыларга шефлык ярдәме, Т.Н.Толстойның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, обелиск териториясын ел дәвамында чиста тоту, күп милләтле илебезнең дус-тату яшәү серләренә багышланган тәрбия сәгатләре үткәрү, начар гадәтләргә каршылык күрсәтү йөзеннән тәнәфес вакытында спорт залда сәламәтлек гимнастикасында катнашу, гражданлык бурычын үтәүдә активлыкны үстерү максатыннан җирлегебезнең сайлау участогы белән танышу, тавыш бирү процессының эзлеклелеге белән танышу.
-
“Батырлык” тәрбия сәгате 13.03.2018

Хәрби патриотик айлык кысаларында 6 классның “Батырлык” тәрбия сәгате мәктәп музеенда үткәрелде. Укучылар бай эчтәлекле музеебызда авылыбызның тарихы, халкының үрнәк алырлык тыныч хезмәттәге уңышлары, Бөек Җиңүне якынайту өчен куйган көче өчен горурлык хисе тойдылар.
-
" Башваткыч" уены 09.03.2018

8 Март Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәмендә “Хатын кызларның илебез тормыш көн-күреше үсешендәге роле” темасына башваткыч конкурсы уздырылды. 5-6-7 класс укучыларыбыз хатын-кызларның зур хөрмәткә лаеклы булуларына тагын бер кат инандылар.
-
Баскетбол 07.03.2018

6 мартта укучылар Спартакиадасы кысаларында баскетбол уенының куст ярышларын оештырдык. Кызларыбыз һәм егетләребез мәктәбебез данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Кар десанты” хәрәкәте әгъзаләре белән очрашу 06.03.2018

3 март көнне башкалабыз Казанның Бөек Ватан сугышы музее директоры Черепанов М.В. Һәм бик күп хәбәрсез югалган ватандашларыбызны табуда зур хезмәт куйган “Кар десанты” хәрәкәте әгъзаләре белән очрашу булды. Алар үзләренең хезмәт нәтиҗәсе белән таныштырдылар, бик күпләрдә сугышта хәбәрсез югалган бабайларының табылачагына өмет уяттылар. Мәктәбебезнең “Хәтер” группасы эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.















