Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | pl78@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Гатин Азат Халилович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 502 |
| У нас учат: | 47 |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте” - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89
-
Ачык ишекләр көне 08.06.2015

4 июнь көнне көллиятебездә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Чарага районыбызның күп кенә мәктәпләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар, мәктәп директорлары, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Мансуров Р.М., авыл хуҗалыгы идарәсеннән Халиуллин Р.Ш., “Хыял” тегү фабрикасы җитәкчесе Голов Р.А., “Кукморстройком” җитәкчесе Ахатов В.М., Казан аграр университеты вәкилләре, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Хусаинов Н.Ф. һ.б. күп кенә кунаклар килгән иде. Бәйрәмебезне көллият буенча экскурсиядән башладык: килгән кунаклар музейда булдылар, спорткомплекста бара торган чыгышларны карадылар, тулай торак, яңа техникалар белән таныштылар.
-
Казан шәһәрендә II җәйге Спартакиада уеннары уздырылды 02.06.2015

2015 елның 30 май – 1 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә урнашкан “Универсиада авылында” урта һөнәри уку йортлары арасында уздырылучы икенче җәйге Спартакиаданың финал этабы булып узды. Әлеге ярышларда 78 уку йортыннан 1100 спортчы катнашты. Спортчылар өч көн дәвамында 5 спорт төре: волейбол, йөзү, җиңел атлетика, милли көрәш, баскетбол буенча көч сынаштылар. Кукмара аграр көллияте командасы әлеге спартакиадага ныклы әзерлек белән килде. Безнең йөзүчеләребез гомуми зачетта 4 нче урынны, көрәшче егетләр 2 нче призлы урынны яуладылар.
-
Казан шәһәренә экскурсия 01.06.2015

Алдынгы группаларны экскурсиягэ алып бару колледжда традициягә кергән күренеш. Күптән түгел 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча җиңеп чыккан 331 группа укучылары үзләренең класс җитәкчеләре Гарифуллин Р.А. һәм мастерлары Тухбатуллина А.Б. белән берлектә Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар төрле тарихи урыннарда, күңел ачу паркларында, WorldSkills-2015 мәйданчыгында, данлыклы Бауман урамында һәм күп кенә башка җирләрдә булдылар. Ð