Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | kuk-sch-schura@yandex.ru, Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 120 учащихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Эспадо" волонтерлар отрядының эшчәнлеге 03.04.2019

Шәфкатьлелек юнәлешендә эшләүче "Эспадо" волонтерлар отрядының Түбән Чура авылында яшәүче 5, 6, 10 нчы сыйныф укучылары өлкән яшьтәге ярдәмгә мохтаҗ Федорова Мария апага язгы эшләрдә булыштылар. Кар көрәү, түгү, ишегалдын чистарту кебек эшләрдән соң йорт тирәсе ямьләнеп калды. Бер рәхмәт мең бәладан коткара, изге эшләрне ешрак эшләсәк иде.
-
Керәшен халкының тарихын, тел үзенчәлекләрен өйрәнүче француз галиме безнең төбәктә. 22.03.2019
22 март көнне Бордо шәһәренең Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры, филология фәннәре докторы Ален Вио белән Россия халыклар дуслыгы университеты филология факультетының гомуми рус теле һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева керәшен теле кулланышын Чура авылында өйрәнде. Чарада Республика керәшен оешмасының исполкомы җитәкчесе Людмила Белоусова белән Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров та бар иде. Кунакларны Кукмараның Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнара Гареева, район керәшен оешмасы җитәкчесе Андрей Афанасьев каршы алды.Галимнәр мәктәптәбебездәге уку-укыту системасы белән таныштылар. Укытучылар коллективы белән дә әңгәмә кордылар. Мәктәптә халкыбызның этнокультурасын өйрәнү буенча укучыларның чыгышларын карадылар һәм үзләренең югары бәяләрен бирделәр. Шулай ук мәктәбебезнең музеенда булып, андагы экспонатлар белән таныштылар.
-
21.03.2019

21 март көнне районыбызда башлангыч сыйныф укучылары өчен "Умный" интеллектуаль марафоны үткәрелде. Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Емельянова Анастасия элеге марафонда уңышлы катнашып, яхшы нәтиҗәләргә иреште. Барлык катнашкан укучылар арасыннан җиңүче дип табылды (җитәкчесе: Николаева С.М.). Киләчәктә дә Анастасиягә зур уңышларга ирешеп, мәктәбебез данын еракларга таратуын теләп калабыз.
-
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вәкиле белән очрашу 20.03.2019

20 нче март көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вәкиле мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуда булып китте. Бүгенге көндә техникумның материаль-техник базасы, укыту шартлары, кайсы белгечлекләр буенча белем алырга мөмкинлеге турында тулы мәгълүмат бирелде. Техникум турында презентация һәм видероликтан күренгәнчә, 2015 нче елгы капиталь ремонттан соң техникум үзенең икенче яшьлеген кичерә. Биредә укытучылар составы һәм материаль базаның нык икәнлеге күренеп тора. Теләге булганнар 27 нче март көнне ачык ишекләр көненә барып техникум белән якыннан танышырга мөмкинлеге хакында әйтелде.
-
Профориентационная работа 14.03.2019

14 марта совместно со служащими социальной защиты г. Кукмор и психологом г. Казани было проведено профориентационное тестирование обучающихся 8-11 классов. Ребята узнали много нового, сделали выводы какие профессии им больше подходят по результатам тестирования. Психолог дала свои рекомендации по данному направлению. Кроме этого ребята просмотрели видеоролики которые рассказывали о разных видах профессий.
-
13.03.2019

13 нче март көнне "Галактика" балалар иҗат йортында "Без бергә" Республика фестиваленең муниципаль этабы булып үтте. Безнең мәктәпнең 1 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары хореография номинациясендә уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
"Без бергә" исемле Республика балалар сәнгать фестивале 12.03.2019

Балалар иҗат үзәге "Галактика" уздырган әлеге фестивальнең муниципаль этабында мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Тимофеева Ангелина һәм 5 нче сыйныф укучысы Степанова Валерияләр катнашты. Кызлар халык вокалы номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
2019 нчы ел –Россиядә Театр елы. 11.03.2019

11 нче март көнне 9, 11 нче сыйныф укучылары “Театр –күңел көзгесе” дип исемләнгән район фестиваль-конкурсында катнаштылар. Алар Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасыннан өзек сәхнәләштерделәр. Җитәкчеләре Данилова С.Г., Данилова Л.В.
-
Кызлар һәм егетләр бәйрәме. 09.03.2019

9 март көнне 8-11 нче сыйныф укучылары катнашында "Февромарт" кичәсе үткәрелде. Кичәдә укучылар үзара осталыкта, җитезлектә, тапкырлыкта һәм иҗадилыкта көч сынаштылар. Бәйрәм җанлы һәм кызыклы үтте. Егетләргә блицтурнирда бирелгән сорауларда кызлар ярдәмгә килсәләр, егетләр исә тезләнеп чәчәк бүләк итүләренең осталыгы белән сокландырдылар. Ярышның нәтиҗәсе дә көтелгәнчә тигез нәтиҗә белән тәмамланды. Афәрин, укучылар.
-
06.03.2019

6 марта в рамках Фестиваля работников образования был проведён районный творческий конкурс "Вдохновение", в котором Данилова Лариса Васильевна награждена Дипломом за творческий подход в номинации "Музыкально-исполнительское искусство".















